Принято заявок
2558

X Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Рамазанов Залялетдин Инсафович
Возраст: 17 лет
Дата рождения: 23.11.2006
Место учебы: МБОУ
Страна: Россия
Регион: Татарстан
Район: Сабинский муниципальный район
Город: Шемордан
Художественные переводы
Категория от 14 до 17 лет
Айгөл Әхмәтгалиева “Минем әтинең кызы” (повестьтан өзек) — Айгуль Ахметгалиева “Дочь моего отца” (отрывок из повести)

Айгөл Әхмәтгалиева “Минем әтинең кызы” (повестьтан өзек)

– Китәсең дәме?

– Беләсең бит, әниең риза булса…

«Әниең риза булса…» Бу сүзләрне мин ничәнче тапкыр ишетәм икән? Йөз, мең, миллион тапкырмы? Ун ел эчендәге ял, бәйрәм көннәрен генә җыеп санасаң да, шактыйга җыеладыр.

– Соңгы араларда үзгәреп киткәнсең димме… Әниеңә дә каты-каты эндәшеп куясың. Телләшергә өйрәнгәнсең.

– Үзең әйттең бит, миндә пе-ре-ход-ной возраст! – Сүземне юри, әтиемне үчекләргә теләп, иҗекләргә аера-аера әйттем.

Әтием, курткасын төймәләп бетергәч, миңа шелтәле карап куйды. Ә мин исә, бернәрсәгә исем китмәгәндәй, ирен чите белән елмаеп, башымны читкә бордым.

Болай да тар коридорның яртысын биләп торган шкаф көзгесендә аның уң аягына чүгәли төшеп ботинка бавы бәйләгәне чагылды. Моңарчы әллә күрмәгәнмен, әллә күреп тә игътибар итмәгәнмен – әтиемнең чигәсендә, көмеш кебек елык-елык килеп, ап-ак чәчләр җемелдәшә ләбаса! Әлегәчә татымаган бер ят тойгы сул як күкрәгемне әрнетеп-чеметеп куйды. Янәшәсенә иелеп, шул чәчләрне учым белән кат-кат сыйпыйсым, сабый чактагыча, иңбашларына сарылып, «китмә, әтием, тагын әзгә генә кал инде!» дип, идәнгә үкчәләремне бәрә-бәрә үксеп үкерәсем килеп китте…

– Әниең риза булса…

Әтиемнең үтенүле күз карашын әниемнең арыганлык, гаҗизлек һәм шул ук вакытта ниндидер ныклык тулы кискен тавышы телеп үтә:

– Җитәр, баланы алгысытма! Син киткәннән соң болай да ярты төн саташып, борсаланып чыга! – Ул мине, идәндә тыпырдап, әтиемнең киеменә ябышып үкереп торган кызчыкны, йолкып дигәндәй үзенә тарта. – Кит, Солтан! Күрештегез, көн буе бергә булдыгыз, җиткәндер…

Мин, әниемнең кулыннан ычкынырга теләп, дөньябетереп акырам, чәбәләнәм, күз яшьләрем әниемнең дә йөзен чылатып өлгерә. Әлеге тавышка безнең малосемейканың зал ягында яшәүче Надя апа нокта куя:

– Сколько можно, ну, сколько можно? О Боже, кайчан котылырмын шушылардан…

Әтием кечкенә бармакларымны учына кысып саубуллашкандай итә дә гаепле кыяфәттә ашыга-кабалана чыгып китә. Әнием ишекне бикләгән арада, мин, идәнгә сузылып ятып, янә аякларымны идәнгә бәрә-бәрә берара үксеп алырга өлгерәм.

Бу хәл атна саен, якшәмбе җиткән саен кабатлана. Әтием белән беренче тапкыр шул рәвешле саубуллашканда, миңа нибары биш яшь иде…

Ә хәзер… Юк, алай аяк тибә-тибә еламыйм, күз яшьләремне эчкә яшерергә күптән өйрәндем инде. Киресенчә, миңа әтием яисә әниемнең тибеп чыгарга өлгермәгән күз яшьләрен күрү, тою ниндидер ләззәт бирә… Әтиле ятим булып ун ел яшәү дәверендә мин үземне үзем танымаслык булып үзгәреп беттем бугай.

Мин инде әтиемне элеккечә урындыкка басып, кухня тәрәзәсеннән очып чыгардай булып елап озатып калмыйм. Көттереп кенә киенәм, кирәксә-кирәкмәсә, чәчемне бер җыеп, бер сүтеп вакыт уздырам. Болай кыштырдавыма әнинең тешен кысып кына түзгәнен сизеп, аяк киеме сайлап маташам. Үкчәлесе уңайсыз кебек, башмак кына кисәң матур түгел.

– Театрга бармыйсың, ләчпердегеңне эл дә чык инде… – Әнинең түземе соң чиккә җитә. Мин, шуны сизеп, бик канәгать кыяфәттә әтиемне озатырга чыгам.

Менә бүген дә… Әтием киенеп беткәннән соң гына шкаф ишеген этәреп, кием сайларга тотындым. Хәер, сайлау дип болай гына әйтәм инде. Бүтәннәр кебек, теләгән бер киемне сатып алырга мөмкинлегебез юк безнең.

– Кофта гына кисәм, салкынчадыр инде хәзер. – Бу – минем үзем белән үзем сөйләшүем. – Куртка кисәң, кеше көләр. Җәй уртасында…

– Кичке салкын төшкәндер инде, кызым. – Әтием миңа карап көлемсерәп куйды. Аннан, гадәттәгечә, җитдиләнеп, әниемә текәлде. – Ярар, Рәзимә. Бер-бер нәрсә кирәксә шалтырат.

Әниме шалтырата? Ни дә булса сорап, әтинең телефон номерын җыярга?.. Үзе үк әйтмешли, кояш, мәгъриб тән чыгып, мәшрикътә батса да шалтыратмаячак. Мин, кара джинс чалбарыма бик килешеп торган кара футболкам өстеннән кара курткамны киеп, көзге каршында бөтерелеп алдым. Әтиемә охшап, буем да, аякларым да озын минем, кара кием кигәч, тагын да тартылып китәм.

Көзгедән миңа карга канатыдай кап-кара чәчле, карандаш белән сызып куйгач, тагын да карарак күренгән шомырт күзле, нигәдер гел бүселеп торган күперенке иренле унбиш яшьлек кыз карый иде. Бераз гына арырак шул кызга ике тамчы су кебек охшаган әтиемнең борчулы һәм сораулы йөзе чагыла. Карап туймаслык чибәр кеше минем әтием. Чигә буена сибелгән берән-сәрән бәсләр дә аның каратут йөзенә шулкадәр килешә. Ияген икегә бүлгәндәй, сизелер-сизелмәс кенә шәйләнгән чокырчык та үзгә бер сөйкемлелек өсти. Мондый чокырга ия кешеләрне ныклы ихтыярлы дигән булалар тагын…

Әтиемнең бөтен йөзенә таралган сүзсез сорауны аңлап, көлеп җибәрдем.

– Курыкма, әтием, гот түгел мин. Кара кием ябык итеп күрсәтә, матур да. Алайса, бөтен җирем бигрәк симез, кеше карарлык түгел.

– Үлә инде үзен симез дип. Челән кебек озын, ябык тәнендә бер тотам май булса әйтериең. Тазарам дип, юньләп ни ипи, ни ботка ашамый. – Зал ишегенә сөялеп үз-үзен кочаклап торган әнием, әтигә дә, миңа да карамыйча гына зарланып алды.

– Кемгә охшап диген син аны… Үзеңнең шундый чакларыңны оныттыңмы? – Әтием, бик тә сагышлы елмаеп, әниемә таба борылды. – Өзелергә торган билеңне мәктәптә кеше күрмәгәндә тотып китсәм, «бигрәк таза инде мин, әйеме» дип пышылдый торган идең бит.

– Бала-чага алдында теләсә нәрсә сөйләп тор тагын… Гөлнара, ишетсен колагың, әтиең китүгә, өйгә кер, озаклама!

Гел бер үк сүзләрне тукып, әни үзе дә ялкып бетмәде микәнни соң инде?..

Җиденче катка килеп туктаган лифт эшләп арыган кыяфәттә ишеген ялкау гына ачкач, әтием белән эчкә кереп бастык. Әнигә икәүләп кул изәгәч, лифт ишеге янә теләр-теләмәс, озаклап кына ябылды. Әнием хәзер йокы бүлмәсенең утын сүндерәчәк тә, тәрәзә пәрдәсе артына качып, әтинең машинасы кузгалып киткәнче басып торачак. Еламаска тырышса да, сатлык яшьләр үзенекен эшләячәк. Мин өй ишеген ачып кергәндә, ул, ваннага иелеп, кер юган булып маташачак… Дөрес, аның газаплануын, бәгыренең мең телемгә теленүен сизү минем йөрәкнең дә әллә кай җирен сулкылдатып куя. Шул ук вакытта ниндидер кыргый рәхәтлек тә бирә: әнием, бу – синең теләп алган сагышың. Безнең өчебезне дә бәхетле итү өчен синең бер, нибары бер сүзең җитәр иде!

Подъезд ишегеннән чыгуга, әтием, минем чигәмнән үбеп, хушлашырга ашыкты:

– Кер инде, кызым, әниең озаклама диде бит, көттермә үзен.

Әтием үзенең көмеш төсендәге «унлы» машинасына кереп утырды. Аның нигә ашыгуын бик яхшы аңлыйм – әтигә әниемнең һәр минутны санап мине көтүе тынгы бирми, ул борчылмасын дип, тизрәк саубуллашырга тели. Аңласам да, әллә әтигә, әллә әнигә булган үпкә хисе бугазыма килеп тыгылды, күземә төшеп торган маңгай чәчемә уфылдап өргән булып, битараф чырай чыгардым:

– Беренче сентябрьгә килеп тормасаң да була, мин бала түгел бит инде, – дип куйдым.

– Бала түгел, сабый әле син, кызым. – Әтием, җылы елмаеп, машинасын кабызган килеш миңа кулын сузды. – Эштән җибәрмәсәләр, качып булса да киләм! –Аннан, бик җитдиләнеп: – Кызым, зинһар, дим, әниеңә каршы әйтмә, телләшмә! – дип өстәп куйды.

Җавап урынына күз кысып елмайган булдым да, ике кулымны куртка кесәсенә тыгып, читкә тайпылдым.

Машина йорт почмагыннан борылып, күздән югалганчы, шул урында каккан казык кебек басып тордым. Бар күзәнәгем белән сизәм: әниемнең дә күз карашы җиденче кат тәрәзәсеннән машинаны озата иде…

Кичке караңгылык чалымнары күренә башлаган ишегалдында әле быел гына утырткан яшь каен кызларының әллә туңып, әллә үзара гәпләшеп лепердәшкәне күренә. Кама ягыннан искән салкынча җил, аларның нәни яфракларын өзгәләргә теләгәндәй, усал шаяра. Каеннар исә, сыеныр ышык эзләп, бер-берсенә сарыла. Янәшә тезелеп киткән яңа йортлар тирәсендә ятимләнеп утырган нәзек каеннарны да, киселмичә калып, бәхетле кукрайган тупылларны да күрергә мөмкин.

Өйгә керәсем килми иде. Русланга хәбәр язып җибәрдем дә, чыкса чыгар, чыкмаса юк дип, кесә телефонын сүндереп үк куйдым. Белеп торам, ярты минуттан әни пыр туздырып шалтырата башлаячак. “Недоступен” дигән җавапны ишеткәч, балкон тәрәзәсен ачып, ярты гәүдәсе белән сузылып, мине күзләячәк. Күрше подъезд эскәмиясендә утырганымны күреп:

— Китеп югалма! – дип, ни чарадан бичара кыяфәттә кисәтү ыргытачак.

Болар барысы да – атна саен кабатлана торган эчпошыргыч бертөсле күренешләр.

Менә бүген дә…

— Ярар… – дип, үзем генә ишетерлек итеп мыгырданып куйдым.

Ул арада сызгырып ачылган подъезд ишегеннән Русланның багана кебек озын гәүдәсе сузылып күренде.

— Хелло! – дип җилле генә исәнләшеп, яныма килеп утырды да кулын тәкәллефсез генә иңбашыма салды: — Озаттың?

Русланның татарча сөйләшүе, әни әйтмешли, ташка үлчим, чыктым аркылы күпер кебек. Алар да бу йортка, безнең шикелле, быел яз гына күченеп килде. Әтисе кайсыдыр оешмада шактый югары урында утыра бугай, акчага интегеп яшәмиләр. Әнисе Галина Сергеевна, үз дәрәҗәсен үзе белеп, башын югары күтәребрәк, йөрүче керәшен хатыны, — шәһәр уртасындагы күңел ачу үзәгендә администратор. Чәчен әле сап-сарыга, әле зәп-зәңгәргә буяп, атнасына җиде үзгәреп торучы, җеп кебек кенә калдырылган нәзек кашлы, тулы йөзле, ирененә һәрвакыт әфлисун төсендәге иннек сөртеп йөрүче тәкәббер генә хатын. Мине урамда Руслан белән бергә күргәндә, сәламемне баш кагып кына ала да, матур итеп иреннәрен кысып кына:

— Руслан, тиз арада өйгә кер, тегене эшлисе бар, моны эшлисе бар, — дип, улын әйдәкләп алып кереп китү ягын карый.

Дөресен әйткәндә, миңа Руслан янәшәмдә булса ни дә, булмаса ни. Әзергә бәзер яшәргә күнеккән, интеллект ягыннан әллә ни аерылып тормаган гап-гади малай-егет. Минем кебек үк, унынчы сыйныфка барырга җыенса да, акылы белән сабый баланы хәтерләтә ул. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын дигәндәй, бернәрсәгә пошынмый, кайгырмый, үзе өчен барысын да әнисе хәл итәчәгенә җаны-тәне белән инанып, үз көенә яши бирә. Мин әни мәҗбүр иткәнгә күрә генә булса да, җиде ел йөреп, музыка мәктәбен тәмамладым, үзем теләп, бик тырышып инглиз телен өйрәнәм, Руслан исә бөтенләй бернәрсә белән кызыксынмый. Бөтен белгәне – компьютерда уйнап утыру.

— Компың йокларга яттымы әллә, “ә” дигәнче чыгып та җиттең. – Мин, сөякчел кулны иңбашымнан читкә этәреп, үземчә мыскыллы елмаеп, йөземне Русланга таба бордым. Ул, әнисенеке кебек озын керфекле зәңгәр күзләрен чытырдатып йомып, авызын да капламыйча, киерелеп иснәде, борын астында юка гына булып шәйләнгән мыегын сыпырып куйгач, тураеп утырды.

— Үземне йокы басы әле, көн буе “Counter-Strike” уйнадым. Предки кайтып керделәр и тотындылар бәйләнергә: имеш, мин урамда йөрмим, һава суламыйм… SMSыңны укыдым да киенеп чыгып киттем, авыз ачып калдылар. Әйдә, киоскка сугылый әле, пиво алырбыз.

— Күплек санда әйтмә, беләсең бит, мин сыра эчмим. – Бу сүзләрне мин, аягүрә басып, Русланга карамый гына әйттем. Аның урыныннан картларча әкрен генә кузгалуы җенемне чыгара иде, бу юлы да, җиңенә ябышып, сөйрәп дигәндәй кыймылдатырга туры килде.

— Кызык инде син, бүтән кызлар кебек тартмыйсың, эчмисең, сүгенмисең. Ну барыбер күңелле синең белән!

— Ярар, ялагайланма! Әйткәнем бар бит инде, “бүтән кызлар кебек”кә әверелсәм, әни мине бөтенләй әтисез калдырачак. – Мин тамак төбенә утырырга маташкан төерне Русланга сиздерми генә йотып җибәрергә тырыштым. Хәер, мин аның алдында әллә ни кыланып, икейөзлеләнеп тормыйм, беркем белән бүлешмәгән эч серләремне дә яшереп азапланмыйм. Танышуыбызга берничә генә ай булса да, Русланның бераз беркатлылыгын, туры ярып сөйләшүен якын итәргә өлгерүемнәндер бу, мөгаен. – Болай әле ял көннәрендә яисә бәйрәмнәрдә булса да, әтиемә өйгә килергә рөхсәт итә. Әни беркайчан да мине почмакка да бастырмады, кыйнамады, сукмады. “Бу атнада әтиең белән күрешмисең!” Миңа дигән иң зур җәзасы шул аның… әйдә, җәһәтрәк атла әле, салкын була башлады. – Мин Русланны, култыклап, үземә табарак тарттым, ул исә авызы колагына җитәрлек булып елмайды, адымын кызулатты. Кулын куртка кесәсеннән чыгарып, муенына төшеп торган бер тотам чәчен сыпырып куйды. – Тәки кистермисең шул койрыгыңны! Егет булсаң егет бул инде, кызлар шикелле чәч үстереп йөрмәсәң… – Минем авыздан әллә ничәнче тапкыр яңгыраган сүзләр Русланның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга.

— Слушай, а че синең әтиең монда гына күчеп яшәми? Вроде бүтән семьясы юк дигән идңең кебек.

— Син бу сорауны минем әнигә бир, яме. – Мин, болай да юк кәефемнең тагын да ныграк кырылганын сизеп, кулымны Русланның култыгыннан кискен генә тартып алдым. – Әйт әле, менә син кемнедер бик каты яратсаң, аның ялгышларын кичерә алдыр идеңме?

Мин болай дип Русланнан түгел, үз-үземнән сорадым бугай. Йөзенче, меңенче тапкыр…

Тротуар бетеп, кызыл балчыклы сукмак башланды. Таш койма белән әйләндереп алынган, кич җитүгә карамастан, төзелеш кайнаган яңа йорт яныннан үткәндә, Руслан сызгырып куйды.

— Карале, кичә генә дүртенче катны салалар иде,бүген кая менем җиткәннәр! Бусы да соципотека йорты икән, тагын ыбыр-чыбыр, бала-чага оясы булачак!

Аның борын җыерыбрак әйткән сүзләреннән мин дә елмайдым. Без яшәгән тирә гөжләп торган умарта оясын хәтерләтә шул: кая карама яшь балалы гаиләләр. Урамга чыксаң, шау-шудан башың әйләнер: мәйданчык тулы, Руслан әйтмешли, ыбыр-чыбыр! Тагын да кызыграгы – кайсы коляска этеп йөргән, кайсы сабый җитәкләгән әниләр!

Без дә ике бүлмәле фатирыбызны соципотека буенча алдык. Әни, мәктәптә укытучы булып эшләгәч, шул программага эләккән. Бер рәхәтнең бер михнәте дигәндәй, малосемейканы, күршедәге Надя түтине һәм аның бертуктамый ыгырдавын егерме биш елга сузылган кредит алмаштырды. Шуңа күрә өйдәге һәр тиен исәптә безнең. Русланга рәхәт – ул акчасыз яшәү белән барлыкта яшәүне чагыштырып караган кеше түгел. Шунысы да бар: ул масая да, мактана да, гомумән, бөтенлектә яшәүнең мәгънәсен дә белми…

Бөтен урамга әлегә бер булып утырган киоск тирәсендә халык байтак иде. Кемдер ипи-сөт, кемдер тәмәке, аракы ала. Руслан ике кулын кесәсенә тыгып тирә-ягына каранды да олырак яшьтәге күн пиджаклы берәүгә сүз катты:

— Абзый, бер баллон пиво белән чикләвек кенә ал, пажалысты. Унсигез яшь тулмаган дип, мозганы ашый башлыйлар, алайса… – Шунда ук абзыйның кулына акча сузып: — Сдачасы үзеңә, — дип тә өстәп куйды.

Абзый, миңа нәрсә дигәндәй, иңсәсен генә җыерды. Үз чираты җиткәч, сатучыдан дүрт баллон сыра сорап алды да, берсен Русланга тоттыргач, эндәшми-нитми китеп тә барды.

— Күрдеңме? – Руслан, кош тоткандай сөенеп,миңа таба борылды. Читкәрәк атлауга, шешәне ачып, авызыннан гына чөмерә дә башлады. Элегрәк бер чакрымнан борыныма килеп бәрелгән сыра исеннән күңелләрем болганып китә иде, аңа да ияләштем бугай. Чулман ярына төбәлеп, ипләп кенә атлавымны белдем. Елга буенда төзелеш тынып калган иде: һавада тибрәнер-тибрәнмәс кенә асылынып торган краннар, кечкенә тәрәзәләрендә сүрән ут күренгән вагоннар, трактор-машиналар, тынгысыз эш көнен төгәлләп, кичке ялга талган. Салкынча август киче булуга карамастан, су коенучылар да табылган; кайберәүләр учак ягып җибәргән; кемнәрдер, пар-пар булып, тау итәгенә кунаклаган. Берничә елдан Чулманның бу як ярында коттеджлар поселогы төзелеп бетәчәк, димәк, монда бушлай гына ял итәргә яратучыларга сукмак бикләнәчәк…

— Давай, без дә аска төшеп утырабыз. Син чикләвек кимерерсең. – Руслан, кесәсеннән тозлы фисташка кабы чыгарып, миңа сузды.

— Озак йөрдең дип, әни болай да пырлаячак. Кайтыйк. – Чикләвекне рәхмәт әйтми-нитми генә бармак очым белән эләктердем дә китәргә борылдым.

— Ну да, сабыйларның йокы сәгате керде шул… – Русланның үзенчә миннән көлүе иде бу. – Аптырыйм мин сиңа, ничек һәрвакыт әни болай кушты, тегеләй кушты дип кенә яшәргә мөмкин ул?

— Ә мин сиңа аптырыйм: шушы сасы сыраны чөмереп, ничек өйгә кайтып керергә мөмкин? Өйдә бер сүз дә әйтмиләрме үзеңә?

— Нәрсә әйтсеннәр, пиво гына бит ул. Кайберәүләр катырагын да җиппәрә, үләнен дә тарта, теләгәнчә бухают.

Мин дәшмәдем. Янәшәмдә мин аңламаган, аңларга теләмәгән дөнья барлыгына төшенеп килә идем.

Айгуль Ахметгалиева “Дочь моего отца” (отрывок из повести)

— Уже уходишь?

– Ты же знаешь, если бы мама согласилась…

«Если бы мама согласилась…» Сколько раз я уже слышала эти слова? Сто, тысяча, миллион раз? Наверное, если в течение десяти лет собрать только выходные и праздничные дни, то, наверное, соберется очень много.

– В последнее время ты очень изменилась… И маме отвечаешь грубостью. Научилась спорить.

– Ты же сам говорил, у меня пе-ре-ход-ной возраст! – Я ответила ему  специально передразнивая, по слогам.

 Папа, застегивая куртку, посмотрел на меня с укором. А я, словно ничего не замечая, улыбнулась краем губ и отвернулась от него.

В зеркале шкафа, занимающего половину узкого коридора, я увидела, что  папа, опустившись на колени, завязывает шнурки правого ботинка. То ли я до этого не замечала, то ли не обращала внимания – у папы на висках видны были поседевшие волосы и сверкали, словно серебро! И я почувствовала, что мое сердце сжалось. Мне хотелось прикоснуться к его волосам, приласкать их,  как и в детстве, прижаться к его плечу, сказать «Не уходи, папочка, останься еще чуть-чуть!», и в то же время зареветь…

– Если бы мама согласилась…

Умоляющий взгляд папы нарушил усталый, бессильный, но резкий  голос моей мамы:

— Хватит, не настраивай ребенка! После того как ты ушел, она и так пол ночи  бредит и беспокоится! – Она цепляет зареванную, прилипшую к папиной одежде меня, и с силой дергает к себе. — Уходи, Султан! Целый день были вместе, хватит…

Я, желая вырваться из рук матери, плачу, отбиваюсь, мои слезы успевают попасть в лицо маме. Весь этот шум останавливает голос тети Нади, которая проживает во второй комнате нашей малосемейки:

— Сколько можно, ну, сколько можно? О Боже, когда я избавлюсь от этих бешеных соседей…

Мой папа, сжав мои пальцы в своих ладонях, попрощался со мной, и чувствуя за собой вину, поспешил уйти. Пока мама запирала дверь, я, лежа на полу, снова успела истерично поплакать, ударяя о пол свои ноги.

Все  это повторялось еженедельно, по воскресеньям. Когда я впервые прощалась с папой таким образом, мне было всего пять лет…

А сейчас… Нет, я так не плачу, уже давно научилась скрывать свои слезы. Наоборот, мне доставляет какое-то удовольствие видеть и чувствовать слезы, которые не успели задеть мои родители… За десять лет жизни, в которой прожила сиротой при любящем отце, я, кажется, изменилась до неузнаваемости.

Я, как раньше, уже не плачу, вставая на стул и провожая папу, «вылетая» из кухонного окна. Я подолгу одеваюсь, попусту трачу время собирая и распуская волосы. Видя, что мама, все это чувствуя, терпит, стиснув зубы, я пытаюсь подобрать обувь. Обувь с каблуком мне кажется неудобной, а башмаки смотрятся некрасиво.

– Ты же не идешь в театр, надень свои шлепки и иди уже… — Терпение мамы на исходе. Я, почувствовав это, с довольным видом выхожу провожать папу.

Вот и сегодня… Только после того, как папа оделся, я толкаю дверь  и начинаю выбирать себе одежду. Впрочем, выбор у меня невелик. Я не могу позволить себе купить любую одежду, как другие.

– Наверное, сейчас холодно, чтобы надеть кофту. – Это — мой разговор с самой собой. – Если надену куртку, то буду посмешищем. В середине лета…

— Наверное, вечером уже прохладно, доченька. — Папа усмехнулся, поглядев на меня. Затем, как обычно, сделав серьезное лицо, уставился на маму. — Ладно, Разима. Звони, если что-нибудь понадобится.

Звонок от мамы? Набрать номер телефона отца, если что-то понадобится?.. Как она говорит, ее и калачом не заманишь, чтобы ему позвонить. Я, в черной футболке под черные джинсовые брюки, которая мне очень нравилась, покувыркалась перед зеркалом. Мой рост, мои ноги такие же высокие, как и у отца, а надев черную одежду, я еще больше подтянулась.

С зеркала на меня смотрела пятнадцатилетняя девочка с темными, как крылья у вороны, волосами, с черными глазами, подведенными черным карандашом. Чуть позже этой девочке показалось вопросительное лицо ее папы, наподобие двух капель воды с ней. Красивый человек, которого нельзя не заметить — мой отец. Вот и поседевшие волосы, которые посыпались по его вискам, так подходят его смуглому лицу.  И незаметная ямочка на его подбородке придает ему какую-то привлекательность. Еще говорят, что люди, имеющие такую ямочку, обладают большой силой воли…

Я, увидев вопросительный взгляд отца, рассмеялась.

— Не бойся, пап, я не гот. Черная одежда показывает меня и худой, и красивой. Без нее я слишком толстая, аж на людях стыдно.

– Не неси чушь. Ты и так мелкая, как цыпленок, в твоем худощавом теле ни грамма  жира. Боясь поправиться, и так ничего не ешь — ни хлеба, ни каши. – Мама, скрестив руки, не глядя ни на отца, ни на меня, пожаловалась.

– А на кого она похожа… Забыла о своих юных годах? – Папа, с грустью улыбнувшись, повернулся к маме. – В школе, проходя мимо тебя, и незаметно для других, я касался твоей осиной талии, а ты шептала «я очень толстая».

– Не рассказывай перед детьми всякую чушь… Гульнара, как только папа уйдет, поторопись домой!

И как мама не устала постоянно повторять одну и ту же фразу?..

Когда уставший лифт, остановившийся на седьмом этаже, распахнул свои двери, мы с папой зашли внутрь. После того, как мы попрощались  с мамой, двери лифта лениво закрылись. Мама теперь выключит свет в спальной комнате и, скрываясь за оконным занавесом, будет стоять и смотреть, как папа сядет в свою машину и уедет. Несмотря на то, что она старается не плакать, слезы дают о себе знать. Когда я зайду домой, она будет в ванной и притворится,  что стирает белье… Правда в том, что ее мучения и душевные терзания заставляют мое сердце разрываться на части. Но в то же время дает мне какое-то дикое удовольствие: мамочка, ты сама этого захотела. Лишь одно твоё слово сделало бы нас троих счастливее!

Когда я вышла из подъезда, папа, поцеловав меня в макушку, поспешил попрощаться:

— Иди, доченька, мама же сказала не задерживаться.

Мой отец сел за руль своей «десятки» серебряного цвета. Я прекрасно знаю, почему он торопится — папе не дает покоя каждая минута, которая заставляет маму переживать за меня. Хотя я все это понимала, но обида, то ли на отца, то ли на мать, встала комом в горле, и, сделав вид, что мне все равно, я сказала:

– Можешь не приезжать на первое сентября, ведь я уже не ребенок.

– Не ребенок, а маленькая моя девочка. – Папа, завел машину и, нежно улыбаясь, протянул мне руку. – Если с работы не отпустят, я найду способ к тебе прийти! – Затем, сделав серьезное лицо, добавил: — Доченька, прошу тебя, не спорь с мамой и не возражай ей!

Вместо ответа я улыбнулась и, засунув руки в карманы, отошла в сторону.

Я стояла на одном месте как вкопанная, пока машина не свернула за угол. Я каждой своей клеточкой чувствовала, что и мама провожала папину машину с окна седьмого этажа…

Темнота незаметно подкрадывалась в наш двор. Недалеко виднелись молодые березки, шуршащие листьями. Казалось, что холодный ветер с Камы как будто хотел поиграть с ними.  А березки, как будто прячась от ветра, тянулись друг к другу в поисках тепла.

Мне не хотелось идти домой. Написав Руслану сообщение, я выключила свой мобильник. Я знала, что мама, во всю ругаясь, позвонит с минуты на минуту и когда услышит в ответ «Недоступен», начнет разглядывать меня в окно. И увидев, что сижу на соседней скамейке, сделает мне замечание:

— Не уходи далеко!

Все это – еженедельно повторяющиеся нудные явления.

Вот и сегодня…

— Ладно… – проворчала я себе под нос.

Тем временем из подъезда показалась  фигура Руслана, похожая на длинный фонарный столб.

— Хелло! – лихо поздоровался он со мной и, не церемонясь, положил руку на  моё плечо: — Проводила?

Для Руслана разговаривать на татарском языке – хоть кол на голове тесать. В этот дом они переехали этой весной, как и мы. Его папа работает начальником в какой-то крупной организации, так что в деньгах они не нуждаются. Его мама Галина Сергеевна — администратор развлекательного центра – знающая себе цену женщина, которая постоянно ходит, задравши нос. В неделю цвет волос она меняет каждый божий день, лицо у нее круглое с тоненькими бровями и оранжевыми губами. Эта гордая женщина никогда не здоровается в ответ, но всегда, увидев Руслана, улыбается и мило зовет его домой:

— Руслан, быстро заходи домой, нам надо сделать кучу дел.

Честно говоря, мне все равно, что Руслан находится рядом. Он простой парень, который привык жить на все готовое и не отличался особым интеллектом. Руслан, как и я, переходил в десятый класс, но умом напоминал младенца. Он никогда ни о чем не переживал, потому что знал, что за него все решит мать. А моя мама вынудила меня в течение семи лет ходить и окончить музыкальную школу. Сама  я с удовольствием и упорством изучаю английский язык, а Руслан же вообще ничем не интересуется. Все, чего он знает – это игра на компьютере.

— У тебя комп «уснул» что ли, быстро ты выскочил на улицу. — Я, с усмешкой убрала его руку с плеча и повернулась к Руслану. Он, закрыв свои глаза, подтянулся и, выпрямившись, сказал:

— Я сам хожу, засыпаю, весь день играл в «Counter-Strike». Предки приходят домой, и начинается: типа я не выхожу на улицу, не дышу свежим воздухом…Как увидел твое SMS, оделся и ушел, а они, разинув рты, остались в недоумении. Давай сходим к киоску, купим пиво.

— Ты же знаешь, что я не пью, – вскочив на ноги, сказала я, не глядя на Руслана. Меня бесило то, что он шевелился очень медленно, по-стариковски, и на этот раз мне пришлось дернуть его за рукав.

— Я тебе удивляюсь, ты не куришь, не пьешь, не ругаешься как другие девушки. Но мне все равно приятно с тобой общаться!

— Ладно, не подлизывайся! Я ведь тебе уже говорила, что если я стану  «как другие девушки», мама оставит меня без отца. – Я, незаметно Руслану, постаралась проглотить ком в горле. Впрочем, я не стараюсь казаться перед ним лицемерной и никогда не скрываю от него свои секреты. И хотя мы знакомы лишь несколько месяцев, мне стало близка наивность и прямолинейность Руслана. – Так хотя бы мама позволяет папе приходить домой хотя бы по выходным или праздничным дням. Она никогда не ругала меня, не ставила в угол, не била. “На этой неделе ты с папой не увидишься!” Для меня эти слова были самым большим наказанием… давай, шагай быстрее, холодно. – Я взяла его за руку и притянула к себе, он улыбнулся и ускорил шаг. Руслан вытащил руку из кармана куртки и поправил волосы, спадавшие на шею. – Ты так и не отрежешь этот хвостик! Будь нормальным парнем, не расти волосы, как девчонка… —  Ему было все равно на мои слова.

— Слушай, а че твой отец не переедет к вам? Ты вроде говорила, что у него другой семьи нет.

— Лучше задай этот вопрос моей маме. – Я, еще больше разочаровавшись,  резко убрала руку от Руслана. – Скажи,  ты смог бы простить за ошибки человека, которого очень сильно любишь?

Кажется, я задала этот вопрос не Руслану, а самой себе. В сотый, тысячный раз…

Тротуар закончился, и началась глинистая тропа. Проходя мимо нового дома, огороженного каменным забором,  Руслан свистнул.

— Ты смотри-ка, еще вчера строили четвертый этаж, а сегодня уже докуда добрались! Оказывается, это тоже соципотечный дом, опять соберутся семьи с детишками!

От этих слов лучше не стало. Дом, в котором мы жили, тоже напоминал пчелиное гнездо:  куда не смотри семьи с маленькими детьми. Во дворе тоже бывает головокружительно шумно: площадка всегда полна детьми, ходят мамочки кто с коляской, кто под руку с ребенком.

Мы тоже приобрели свою двухкомнатную квартиру по соципотеке. Мама, работая учителем в школе, попала под эту программу. Как бы это не звучало глупо, но нашу малосемейку, с вечно недовольной соседкой Надей, заменил кредит сроком на двадцать пять лет. Поэтому каждая копейка у нас на счету. Руслану хорошо – он никогда не знал, как это быть в недостатке. Есть и то, что он не умеет быть гордым и хвастливым, он вообще не понимал смысл в обеспеченности жизни…

Вокруг единственного киоска на всю нашу улицу было много народу. Кто-то покупал хлеб, молоко, кто-то — сигареты, водку. Руслан, оглядевшись вокруг, подошел к одному мужчине в кожаной куртке:

— Дядя, купи, пожалуйста, баллон пива и пачку фисташек. Боюсь, продавщица будет делать мне мозги с не исполнившимся  восемнадцатилетием…. – Тут же протянул ему деньги и сказал: — Сдачу оставь себе.

Дяде было все равно. Когда подошла его очередь, попросил у продавца четыре баллона пива, одну протянул Руслану и, не раздумываясь, ушел.

— Видела? — Руслан, радовался как дитя. Как только мы отошли в сторонку, он вскрыл бутылку и начал пить большими глотками. Раньше меня тошнило от запаха пива, но со временем я привыкла и к нему. Я тихо шагала вдоль Камы. Строительство на берегу реки затихало: непринужденно висящие в воздухе краны, маленькие вагончики со слабым огнем в оконных проемах,  тракторы и машины, завершившие беспокойный рабочий день, уже отдыхали. Несмотря на прохладную августовскую ночь, нашлись и те, кто купался; некоторые развели костер; пары сидели у подножия горы. Через несколько лет на этом берегу будет достроен коттеджный поселок, а это значит, что для тех, кто любит здесь отдыхать, дорога будет закрыта…

— Давай, мы тоже спустимся вниз и посидим. Ты погрызешь орешки. — Руслан, вытащив из кармана пачку соленых фисташек, протянул мне.

— Мама и так будет жаловаться, что я долго гуляла. Давай вернемся. – Я без благодарности схватила орешки и повернулась в обратную сторону.

— Ну да, у малышей настал тихий час… – Руслан по-своему подшутил надо мной. – Я тебе удивляюсь, как постоянно можно жить по указу матери?

— А я удивляюсь: как можно прийти домой в пьяном виде? Разве тебя дома не ругают?

— Да что они скажут, это же просто пиво. Некоторые же и травку курят, и бухают, и вообще, делают что хотят.

Я промолчала. Постепенно я начала осознавать, что вокруг меня была жизнь, где я ничего не понимала и не хотела понимать.