Табыннарда бүген көзге муллык
Бар җиһанда алтын төсләре
Күңелләргә, җанга рәхәт бирә
Бу тормышка сөенү хисләре.
Син дә, абый, шушы табигатьнең
Гүзәл мизгелендә тугансың
Безнең өчен иң кадерле кеше
Игелекле, якын туган син.