Тәрәз рамнарының эчләрендә
Алтын яфрак кабат әйләнә
Укытучы абый! Җитди караш!
Ә мин – җүләр, телем бәйләнә!
Тилмереп ул, түзем генә көтә,
Туган телдә бер сүз әйткәнем.
Ә мин кабат табиб диеп түгел,
Горур гына врач дип әйткәнмен
“Сәлам” урынына “привет” димен,
“Как дела” да шуңа ялгана.
Сөйләмемдә рус сүзләре үрчи
Бер-бер артлы чүпләп ал гына.
Җаныбызны дәваларга теләп,
Абый чүпләп-чүпләп карый да,
Күзләренә бер моңсулык иңә,
Аны чүпли-чүпли арый да.
…Абый никтер тагын моңсу бүген,
Минем телем тагын бәйләнә!
Сары яфрак тәрәзәдә түгел,
Абый күзләрендә әйләнә.