Абыемны көткәндә
Көзләр ямьсез, кышлар салкын кебек,
Көннәре дә уза акырын.
Баулар белән тартып алыр булам
Календарьның һәрбер һәр көнен.
Иртә җитсә, кичне көтә әни,
Әби, әти көтә хәбәрләр.
Мин үзем дә сиздермәгән булып,
Хәбәр көтәм, көтәм сәламнәр.
Нәрсә көтәм, нигә моңсу миңа
Әйтсәм әйтим инде сезгә дә.
Минем яраткан Рәзил абыем
Хезмәт итә бит армиядә.
Солдат бит ул- менә дигән егет,
Илне саклый, Ватан чигендә.
Исән-сау бул ,абый, бирешмә син
Без көтәбез сине, кайгырма.