XI Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
Аңлармы икән Тукай

Бер могҗиза булып, берәр вакыт

Әгәр Тукай белән очрашсак,

Аңлармы икән безнең телебезне,

Ярым русча аңа сүз катсак.

 

Инглизчәне бераз  кыстыргалап:

“Хеллоу, Тукай!” – диеп эндәшсәк,

“О кей”ларны уңга-сулга чәчеп,

 Планшетлардан хатлар җибәрсәк.

 

Тукай мескен,өнсез калыр иде,

Заман балалары сүз катса.

Туган теле чуарланып беткән,

Һәр җөмләне чит-ят сүз баскан.

 

Телебезгә игътибарлы булыйк,

Бөек Тукай рухын рәнҗетмик!

Үз телебез онытып, чит-ят телне

Туган телдән өстен, “шаһ” итмик!

Валиуллина Ралина Ленаровна
Страна: Россия