Бәрәңге турында әкият
Казан шәһәре Яңа Савин районының
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган
85 нче урта гомуми белем мәктәбе”
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесенең
5 нче сыйныф укучысы Мәүлетова Сафия Фәрит кызы
Борын-борын заманда, кыярлар кәкре, кишерләр озын, помидорлар оялып кызарган, чөгендерләр кучкылланган заманда яшәгән, ди, булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның сап-сары бер бәрәңгеләре булган, ди. Ямьле язлар җиткәч, әби белән бабай бу бәрәңгене ни өчендер караңгы җир астына күмеп куйганнар. Бәрәңгегә җир астында бик куркыныч та, салкын да булган. Менә бервакыт җир җылына башлаган. Бәрәңгегә рәхәт булып киткән. Аның күзләреннән борыннар чыга башлаган. Бераздан ак төстәге нәни шарчыклар барлыкка килгән. Бәрәңге алардан:
Сез кемнәр? – дип сораган.
Без синең балаларың, ә син безнең анабыз, — дип җавап кайтарганнар нәни бәрәңгечекләр.
Шифалы җылы яңгырлар яуган. Ана бәрәңге калын сабаклар, яшел яфраклар җибәргән. Ә балалары – нәни бәрәңгечекләр ай үсәсен көн үскәннәр. Хәзер инде ана бәрәңгегә караңгы җир астында бер дә күңелсез булмаган. Ул балалары – бәрәңгечекләр белән тәгәрәшеп уйнаган, шаярышып көлгән. Ләкин бервакыт аларга бик эссе була башлаган, кайберләре хәтта пешеп, куырылып килгәннәр. Алтын кояш бик кыздырган икән, ә шифалы яңгырлар озаклап яумаган. Ана бәрәңге ни эшләргә дә белмәгән, ары бәргәләнгән, бире бәргәләнгән. Аңа ярдәмгә безнең әби белән бабай килгән. Алар бәрәңгегә күп итеп су сипкәннәр, усалланып үскән чүпләрен утаганнар, төбенә биек итеп туфрак өйгәннәр. Бәрәңгеләр рәхәтләнеп үсеп киткәннәр.
Ләкин бәрәңгегә тагын бер афәт янаган икән: аңа коңгызлардан торган зур яу һөҗүм иткән. Алар бәрәңгенең нәфис яшел яфракларын ашаганнар, аңа үсәргә ирек бирмәгәннәр. Бәрәңгене бу бәладән дә әби белән бабай коткарган. Алар коңгызлар явын себеркеләр белән куганнар, качып калганнарын җыеп алганнар. Бәрәңге әби белән бабайга бик рәхмәтле булган, мул уңыш бирергә үз-үзенә уй корган.
Озын көннәр артыннан айлар үткән. Бәрәңгеләр көннән-көн зур үскәннәр, тулышканнар, аналарыннан аерылып китәргә әзерләнгәннәр.
Алтын көзнең җылы бер көнендә әби белән бабай бәрәңгене казып алганнар. Ана бәрәңге мул итеп уңыш биргән. Җир өстендә аның сап-сары балалары – яшь бәрәңгеләр тәгәрәшеп ятканнар. Әби белән бабай шундый бай уңышка бик шатланышканнар, рәхәтләнеп сап-сары ярмалы бәрәңге ашаганнар, хәтта күршеләренә дә өлеш чыгарганнар. Икенче елга күршеләре дә бакчаларына бәрәңге утыртканнар, ә көз көне мул уңыш җыеп алганнар. Бу күршеләр тирә-як күршеләренә сап-сары бәрәңгеләрне өләшкәннәр. Менә шулай бәрәңге тирә-якка таралган. Кешеләр хәзерге көндә дә аннан мул уңыш алалар һәм аның игелеген күрәләр, ди. Шуның белән әкиятебез тәмам.