XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Проза на татарском языке
Категория от 14 до 17 лет
23 сәгать 5 минут…

Егерме өч сәгать биш минут…

1
(Май, 2018)
Видеограф бу вакытта килергә тиеш түгел идеме соң инде? Мин аны ишек янында инде җиде минут көтеп торам. Мин аңа дөрес адрес бирдемме? Ә ул адашкан булса? Телефонын шундый мөһим көнне дә ала алмагач, нигә кирәк соң инде ул аңа! Мин дә инде.. Кичә үк шалтыратасым калган. Булды, тәмам.. Бүген Арсланнар өчен яңа тормыш башларга уңышсыз көн дип болай гына радиодан әйтмәгәннәрдер. Алданрак белгән булсам..Видеограф! Сез мине ишетәсезме, алло? Видеограф! – дип, инде дүрт ай буе әкренләп-әкренләп юкка чыккан нерв күзәнәкләре өчен мескен кешедән ачуымны һәм борчуларымны чыгарган арада, ерактан гына безнең өй янына борылган машина күренде. Менә ул! Буыннан-буынга күчкән, бер генә фарасы ахыргы көченнән пыскып янган, тагын бер кеше утырырга теләсә, шул ук мизгелдә җимерерлек хәлдәге “Лада” машинасы күңелгә тынычлык һәм зур итеп сулыш алырга ирек бирер дип гомеремдә дә уйламас идем.
Мин бәхетле. Чыннан, хәзерге минутта бу Планетада миннән дә бәхетле кешене сез таба алмаячаксыз. Ул бары тик җиде минутка соңга калган видеограф өстенә атом бомбасы атарлык кәефтә дип һич кенә дә уйлый күрмәгез. Бүген мин торганнан бирле үз-үземә охшамаган, күрше апаның мәчесе төнлә җырлаган серенада тавышларыннан сискәнеп уянганнан соң, күзем бер мизгелгә дә йомылмады. Бар җиһанга бәхетем турында кычкырасым килә. Ишетәсезме? Бүген майның егерме өче һәм бүген минем туй көнем!
Минем бүген тегендә-монда чабып йөргән тавышка аквариум балыгы да каршы килер иде. Минем хәзерге хисләремне мәхәббәтен еллар буе эзләгән хатын-кызлар гына аңлыйдыр. Мондый бәхеткә нигә лаек булганымны хаман да белә алмыйм. Кайвакыт язмыш минем белән вакытлыча уйный гына кебек тә тоела миңа. Сезнең Голливуд киноларын караганыгыз бармы? Минем Кемаль белән очрашканнан соңгы һәр көнемне иң яхшы режиссерның иң уңышлы мелодраммасы белән генә чагыштырып була. Без аның белән икенче тапкыр ничә ел үткәннән соң әтием миңа калдырган хәйрия фонды кичәсендә очраштык. Әтиемне үз вакытында коткарып кала алмадым. Ләкин хәзер булдыра алганча һәр мохтаҗ кешегә ярдәм кулы сузырга тырышам. Әтием шулай өйрәтте. Менә бер хәйрия кичәсе әти-әнисез калган балаларга гына түгел, ә миңа да бәхетле тормышка өмет бирде. Мин Кемальны очраттым. Ә дөресрәге, аның кулындагы эчемлек минем ак күлмәгемне очратты. Кич буе ул минем артымнан бозылган күлмәк өчен гафу үтенеп йөрде. Аның күзләрен күргәч тә, мин инде аннан бернәрсә таләп итә алмадым, ләкин минем янга килүен туктатмасын өчен, әле хаман да тулысынча йомшарып бетми идем. Шулай итеп, бер ай да узарга өлгермәде, без бергә яши башладык. Көн саен диярлек ул мине иң яраткан алсу пионнар һәм шоколадлы круассаннар белән уятты. Хәтта кино сайлаганда да, ул ничектер нәкъ мин теләгән кинога билетлар ала иде. Ә берсендә, ул миңа сюрприз ясап, без парашюттан сикердек. Минем кечкенәдән теләгән зур хыялым..Кемаль мине гомере буе белгән кебек дип әйтсәм, мин ялгышмам кебек. Моның өчен әтиемә чиксез рәхмәт.. Ул Кемальны гына түгел, аның белән мине дә коткарды. Кинәт минем уйларымны һәм ашыкмыйча гына Раяз Фасиховның “Шомыртлар” җырын тыңлап киенү процессын телефон шалтыравы бүлдерде. Машина килеп җиткән. Бик тиздән күптән түгел генә күз кырые белән карап, ерактан гына хыялланып узып киткән ЗАГС ишекләрен ачып керәсе иң бәхетле кеше бит мин.
Зур зал. Тынлык. Һәр кешенең карашы бездә. Каршымдагы кешегә мәхәббәтемне җиткерергә мәңгелек аз булса да, хәзер мин бер сүз таба алмыйм. Яратам, шул гына.. Ләкин килгәннәргә ул гына җитми, хәзерге вакытта ул ышандырырлык сүз түгел. Шуңа күрә, мин инде берничә көн автобуста барганда, савыт-саба юганда, хәтта төшемдә дә репетиция ясаган сүзләремне башладым.
— Беләм, бу бик сентименталь яңгырарга мөмкин, ләкин мәхәббәт – минем һәр яшәгән һәм яшәячәк көнемнең мәгънәсе. Сиңа гашыйк булмау – минем өчен, гомумән, яшәмәү белән бертигез. Кемдер моны зурдан кубып әйткән сүзләр дип уйлыйдыр, ләкин минем мәхәббәт – салкын тию генә түгел, ул вакыт узгач бетә алмый. Сине яратырга хакым булгач, мин үземне бронежилет кигән һәм үземне шуңа лаек кебек хис итәм. Минем күлмәгемә синең тарафтан эчемлек түгелгәннән соң гына, күңелем үзенә сыеныр урын тапты. Ләкин дөресен әйтик, ярату – ул һавадан төшкән бүләк кенә түгел. Ярату – ахыргы сулышка кадәр тугры калган синең карар ул. Бүген мин шул карарга кул куям һәм мәңгегә синең белән генә бәхетле булырга вәгъдә бирәм.
2
(декабрь, 2011)
Салкын. Караңгы бүлмә. Яңа ел хисе бар җиһанга таралган булса да, бу җир бәйрәмнәрне кабул итми торган, чын-барлыктан төшеп калган оазис. Йокы килә. Авызыңны зур итеп ачып киерелү монда закон белән тыелган. Кая карама, һәрьяктан минем кебек үк хәлсез корбаннар. Һәр кеше үз минутын көтә. Тиздән, бик тиздән безнең язмыш хәл ителәчәк. Ишетәсезме? Килә. Аның исемен әйтергә ярамый. Үзенә исеме белән эндәшсәң, сине батырганчы, ахыргы кислородыңны алганчы интектерәчәк. Ләкин мин куркаклардан түгел. Бар көчемне йодрыкка җыеп, әле түзәргә күпме вакыт калганын белер өчен, башымны туксан градуска борып, бер күзем белән генә диварда эленеп торган сәгатькә карарга булдым.
— Кемаль!!!
Кеше түгел. ВалЛахи, мондый кеше була алмый.0020й 1
— Син нигә дәрес вакытында дәрес тыңламыйсыз? Нәрсә, башыңны тегендә-монда борырга вундеркинд булдыңмы әллә?
— Юк-юк, гафу итегез, зинһар өчен, Зөлфия Кахировна. Химия дәресендә сәгать белергә хакым булмавы турында онытып җибәргәнмен, — дидем дә, ике кулымны бергә куеп, түшәмгә карадым. – Менделеев абый, әйтегезче, бу хәлдән соң минем тыныч яшәргә ышанычым була аламы? Күкләр мине гафу итәрме? – дип, гомеремдә беренче тапкыр химия дәресендә шаяртырга булдым.
Әлеге класста ничә елга беренче тапкыр сыйныфташларымның көлүләрен ишеттем. Хәтта иң беренче партада утыручы классыбызның Бутлеровы да укытучы күрмәгәндә генә елмаеп куйды. Ләкин миңа көлкелек түгел иде.
— Исламов! Директор кабинетына! ТИЗ! – дип, ачуыннан мине директор янына түгел, ә акулалар тулы бассейнга атарга теләгән укытучы химия кабинеты ишегенә бармагы белән төртте.
Моннан качарга теләк директордан курку хисеннән күпкә көчле булганга, мин берсүзсез китап-дәфтәрне сумкага тыктым да, класстан чыгып сыздым. Әкрен генә, бер минутка бер адым ясап, мин мәктәптә иң еш була торган кабинет каршына килеп бастым. Ишек яртылаш ачык иде. Үземнең бу юлы нәрсә әйтәчәгемне уйлап, ишеккә кулымны сузасы килгәндә, директорның бар мәктәпкә ишетерелек итеп кемгәдер кычкыруы мине тиз арада туктатты.
— Мин кемгә әйтәм? Сүндер музыкаңны! Карама миңа мондый күзләрең белән. Синең каршыңда директор торганың аңлыйсыңмы син? Юк, барысы да аңлашылды. Синнән яхшы кеше чыга алмый. Алмый, шуның белән тәмам..
“О-о, мин үзем генә түгел, тагын бер шаяручы табылды бугай” дигән уйлар мине бераз тынычландырды. Кеше сүзем тыңлап торырга яратмасам да, бүгенге көннең икенче “каһарманының” исемен белмичә китәсем килмәде.
— Ничәнче тапкыр инде бу? Синең мескен әниең булмаса…
— Ул хатын миңа әни түгел! – дигән кыз җавабы мине таң калдырды.
Мондый ачы тавыш белән ашханәне җимергән малайларга да кычкырмаган директор бу мескен кызга нигә бәйләнә икән?
— Рәхмәтсез. Әниең үлгәннән соң сине кем тәрбияләгәнен оныттыңны әллә? Сиңа түзгән кешегә рәхмәт.. Ярар-ярар. Кемгә әйтәм мин бу сүзләрне? Чык моннан. Чык! Һәм бүтән минем нерваларда уйнама, — дип директорның ишеккә таба күрсәтүен мин күреп алдым да, теге кыз минем тыңлап торганны ишетмәсен өчен, баскыч астына качтым. Чагыштырмача тыныч директордан шундый сүзләр тартып чыгарган кыз нинди микән? Ә бәлки, нечкә тавышлы малайдыр? Яисә үзен малай дип уйлаучы кыздыр?
Шулай төрле вариантлар уйлап утырган вакытта, ишек ачылды. Үз гомеремнең мәгънәсен баскыч астында качып утырганда очратырмын дип беркайчан да уйламас идем. Ул көнне ул аеруча матур иде. Ә күзләр.. Күзләре үзе бер океан. Унҗиде яшемә җитеп хаман йөзәргә өйрәнә алмасам да, аның күзләрендә мин үзем теләп батар идем. Ул күзләрдән бер күз яшен чыгарырга директорның нинди хакы булды? Элек мин ул кызга бер игътибар итмәсәм дә, хәзер инде аннан кала беркемгә дә игътибар итәсем килмәде.Сез моны мөмкин түгел дип уйларсыз. Уйлагыз да, чөнки мин үзем ике минут элек эчемдә шундый вулканнар ата алганга мәңге ышанмас идем. Кеше күрмәсен дип ул күз яшьләрен сөртте дә, мәктәп ишекләренә таба юнәлде. Исемен генә булса да белермен дип, берничә метр артта калып, мин дә аның артыннан киттем. Ишек янында аны бер ямьсез генә, явызлыгы әллә каян күренеп торган апа көтеп тора иде.
— Туйдым мин синнән, туйдым! Синең өчен кешедән сорарга туйдым!- дип директордан да ачырак итеп кычкырды ул кызга.
— Сорамаска иде. Сорарга кем кушты?
— Төрмәгә элексәң дә, хәтта үлеп ятсаң да, ант итәм, сорамаячакмын. Синең артыңнан йөрергә тагын..
Кыз җавап бирмичә китеп барганда, хатын аны туктатты:
— Тукта! Тукта дидем мин сиңа. Син әле сине нәрсә көтәчәген белмисең..
— Ә мин сөйли башласам, син үзеңне нәрсә көтәчәген беләсеңме? Мәсәлән, моның егылганнан түгел, ә синең аркаңда килеп чыкканын сөйләсәм, — дип кулындагы күгәргән урынын күрсәтеп җавап бирде дә, мәктәп ишекләреннән чыгып китте.
Аның артыннан теге хатынның “Карарбыз. Тиздән синең бу утың сүнәчәк, елан” дигән сүзләрен мин генә ишетеп калдым.
Бүгенге көн минем тормышымны тулысынча үзгәртте. Ул кыз минем уйларымнан китмәде. Минем аның турында беләсем килде. Белеп кенә калу түгел, ә чын күңелдән мин аңа ярдәм итәргә теләдем. Шулай итеп, химия дәресеннән без аның белән бергә үтәсе яңа тормыш юлына аяк бастык. Баскыч астында ул күрмәгәндә генә фотографиягә төшергәнгә күрә, мин аның исемен дә ачыкладым. Үземне Шерлок дип уйлап, тиз генә аның турында мәгълүмат тупладым. Аңа биш яшь булганда, әнисе иренең яңа бер хатын белән йөри башлаганын белгәч, кызы каршында үз-үзенә кул салган. Әнисенең үлгәнен аңламаганга күрә, аның мәетне кочаклап: “Әни! Тор инде, тор! Бакчага соңга калабыз бит инде, тор инде, әнием”, — дип елаулары турында да ишетергә туры килде. Мин бу кызны бәхетле итәргә тиеш идем. Әнисен бүләк итә алмасам да, мин аңа үз мәхәббәтемне, хәтта үз йөрәгемне тулысынча бирергә әзер булдым. Җәннәт, ишетәсеңме? Син – минеке.
3
(апрель, 2014)
— Матурым, мин киттем! Ашап торырга вакытым юк, кич белән бернинди дә планнар кормаска икәнен беләсең. Үзеңнең иң матур күлмәгеңне әзерли тор, — дигән сүзләр йокы бүлмәсеннән аш бүлмәсенә кадәр ишетелде.
— Кемаль, син хәзер инде син өч ел элек баскыч астында качкан кебек миннән кача алмаячаксың. Кил, әз генә булса да ашап ал инде. Яисә әйдә мин сиңа үзең белән биреп җибәрәм? – дидем мин, аның ризалашуына ышанып.
— Җәннәтем минем.. Беләсең бит, беренче эш көненә соңга калырга ярамый. Бу эшнең минем ахыргы ышанычым икәнен дә беләсең. Мин бу мөмкинлекне калдыра алмыйм, — дип әйтә-әйтә Кемаль минем яныма килеп, битемнән үпте дә, дөньяны коткарырга җыенган супермэн кебек, мин коймагымны әйләндергәнче, фатирдан чыгып та китте.
Шундый инде ул минем Кемаль. Чынлыкта та, минем шәхси супермэным. Әнием үлгәннән соң мин үземнең киләчәгемә ышанмадым. Ә Кемаль мине еллар буе кысып торган, сулыш алырга комачау иткән чылбырлардан азат итте. Сезгә сер генә итеп әйтәм, ике көн элек мин ялгыш аның тартмасында йөзек таптым. Ә хәзер миннән дә бәхетле кешене күз алдыгызга китерә аласызмы?
Телефон шалтыравы мине күктән җиргә төшерде.
— Җәннәт, хәерле көннәр. Хәлләрегез ничек?
— Хәерле көннәр, Мелис. Әле генә сезгә шалтыратырга тора идем. Сезгә рәхмәтемне ничек җиткерергә дә белмим. Әтиегезгә дә миннән зур рәхмәт. Аның хәйрия концертында сезне очратуга шатланып бетә алмыйм. Мин Кемальны беләм, сез аны эшкә алганга беркайчан да үкенмәячәк.
— Файдасы гына булсын инде.. Әллә ни эшли алмасам да, сезнең ситуациягә әз генә булса да ярдәм итә алыр дип ышанып калам. Ничек соң Хәят?
— Табиблар : “Үзгәрешсез”,- ди. Кемальның да, минем дә бер уйламаган көн юк. Бигрәк сабый бит әле ул.. Ә үз башыннан нинди куркыныч авария кичерде.
— Ии, Аллам. Тизрәк терелсен генә инде. Сорарга уңайсыз, ләкин операция өчен күп сумма җыясы калдымы әле?
— Кемалем аның турында уйламаска куша. “Барысы да яхшы булачак”,- ди. Ләкин мин ничек уйламыйм инде? Әтиегез яхшы эш тәкъдим иткән өчен тагын бер тапкыр рәхмәт. Ләкин Кемаль мин сораганын белмәсен инде, ярыймы? Мин аны бик яратам, кәефен төшерәсем килми.
— Юк, әлбәттә. Ярдәмем кирәк булса, кая шалтыратырга икәнен беләсез.
— Әйе, рәхмәт. Мең савап булсын сезгә. Алла үзегезне ярдәменнән ташламасын. Сау булыгыз.
— Хушыгыз, — дигән фонд җитәкчесе кызының сүзләре белән, мин телефонны куйдым.
Кемаль миңа кысылмаска кушса да, мин тик утыра алмадым. Бер атна элек Кемаль белән без хәйрия концертына бардык. Әз генә булса да балаларга файдабыз тисен дип, Кемаль бер шундый чараны да калдырмаска тырыша. Аңа әйтмәсәм дә, шул хәйрия кичәсендә, бәлки үзебезгә дә тияр дип, гел ниндер могҗиза көтәм. Ә берсендә, Кемаль күрмәгәндә генә, могҗизага ышанып кына калмыйча, бар көчемне йодрыкка җыеп, фонд җитәкчесенең кызына мөрәҗәгать итәргә булдым. Мин аңа бар ситуацияне аңлаттым. Ерактан гына Кемальны да күрсәттем. Аның искиткеч кеше булуын да сөйләдем. Аны күргәч, ул , һичшиксез, ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Акча җыюну тиз арада оештыра алмасалар да, Кемальга яхшы эш урыны тәкъдим иттеләр. Менә бит, Ходай ярдәме белән Кемальга яңа мөмкинлекләр ачылды. Минем катнашымны гына белмәсен инде…

4
(апрель,2014)
— Исәнмесез, Рахман Рамисович. Керергә рөхсәтме? Мин Кемаль булам, — дигән тавыш белән минем кабинетым ишеге ачылды.
— Хәерле көн, хәерле көн..Кер, Кемаль кер..Хм. Бик сирәк исем. Сез кайдан буласыз, Кемаль?
— Мин.. Мин Татарстаннан, сез уйлый күрмәгез. Әнием чит илләрдә сәяхәт итәргә бик ярата. Дөресрәге, ярата иде. Ләкин мин чиста татар малае.
— Шулай итеп, татар малае, минем сезгә бер генә соравым бар. Сезгә бу эш нигә кирәк булды? Ничә ел эшләп, мондый искиткеч резюме күргән юк иде. Сез өч эштә эшләргә ничек җитешәчәксез? Әллә хатыныгызга уйламыйча Бали утрауларына алып барырга вәгъдә бирдегезме? Болай булса, аңлыйм. Мин үзем бишенче эшкә дә урнашыр идем. Ә кайда барасын? – дип әз генә егетнең борчылганын бетерәсем килде.
— Юк, кызганычка каршы, сез уйлаганча түгел. Бу сүзләр өчен алдан ук гафу үтенәм. Ләкин миңа акча эшләргә кирәк. Шуңа күрә, хәзер үк башласак, мин бик рәхмәтле булыр идем. Минем вазифаларым турында сөйли алмассызмы икән?
Бу сүзләргә салынган мәгънә миңа бик таныш иде. Төрле формада, төрле сүзләр ярдәмендә мин аның белән көн саен диярлек очрашам. Минем хәйрия фондына да нәкъ шундый карашлы кешеләр килә. Һәрберсе нәрсәдер өмет итә, кайберләре Аллага ышана башлый, мәңге кешеләргә ярдәм кулы сузмаучылар да мине коткаручы итеп күрәләр. Ә әлеге егет мине хәтерләтә. Тырыш, бары тик үзенең көченә ышанып, үз проблемаларын мөстәкыйль чишә торган чын егет. Минем кабинетка килеп кергәч тә, ул миндә кызыксыну уятты.Аңа бераз гына эшнең асылын аңлатканнан соң, кулына бер өем папкалар тоттырып, зур уңышлар теләп, үз эш урынына озатуын сорадым.
— Кызым, Мелис, син эштәме? Кемаль килде. Син дөрес әйткәнсең бугай, чыннан да яхшы кешегә охшаган. Борчылма, бүгенгендән ул минем командада.
— Рәхмәт, әтием. Син үзеңнең нинди яхшы эш эшләгәнеңне күз алдыңа да китерә алмыйсың, — диде кызым, үзенең шатлыклы нечкә тавышы белән.
— Ә кем соң ул Кемаль? Әле танышырга да җитешмәдек, ул инде эш турында сорый башлады. Дөресен әйтим, әле андый кешене очраткан юк иде. Хезмәт хакы белән дә кызыксынмады..
— Хәзер ул бар нәрсәгә дә риза. Бер ел елык аның гаиләсе авариягә очрады. Хәтерлисеңме, телевизордан могҗиза белән исән калган дүрт яшьлек кыз турында сөйләделәр? Ул аның сеңлесе. Әти-әнисен коткарып кала алмадылар, ә кыз инде бер ел буе комада ята.
— Алла сакласын.. Ә кызны коткарырга берәр мөмкинлек бармы соң?
— Башта табиблар аның исән калуына ышанмыйча, хәтта аны комадан чыгарырга рөхсәт сораган булганнар, ә хәзер исә Германиядәгә операция аны терелтәчәк дип ышандыралар.
— Алай икән.. Ярар, кызым, эшеңдә бул. Соңрак шалтыратырмын, — дип телефонны куясым килгәндә, башыма бер сорау килде. – Ә аның хәзер беркеме дә юкмы? Ул ялгызмы?
— Әйе, әтием, ул ялгыз. Без аның белән күптән түгел хастаханәдә таныштык. Ул сеңлесе янына, ә мин ятим балаларның хәлләрен белергә килгән идем. Шунда ул миңа бар ситуацияне аңлатты. Әлбәттә, мин кешене бу хәлдә калдыра алмыйча, синең янга килергә киңәш иттем.
— Дөрес, дөрес эшләгәнсең..Әллә ошадымы үзеңә?
— Әти инде..
— Ярар-ярар, кызым, аннары сөйләшербез. Сау бул.
— Сау бул, әти.
Миңа сиздерегә теләмәсә дә, әти йөрәген алдалап булмый. Мелис егеткә гашыйк иде.
Менә бит ул кеше язмышы.. Ул сине типкәли, җәзаландыра, тегендә-монда куып йөртә дип, аның кагыйдәләре белән яшәргә ярамый. Мин үз уенымда җиңелдем. Ләкин бу егет белән аның сеңлесенә реванш ясап, яңа баштан уйнарга мин мөмкинлек бирәчәкмен.

5
(май,2014)
— Хәят, ишетәсеңме? Мин сине коткарачакмын. Түз, күп калмады. Син әз генә түз, ярыймы? Көчле бул. Көчле булырга хәзер синең чират. Зинһар, ташлама мине. Бер атнадан без бергә булачакбыз, ышанасыңмы?
Бүген ак диварлы хастаханә, чынлыкта да, ак булып күренә. Халат кигән табиблар да дөньдагы иң мөлаем кешеләрдәй йөриләр. Ә күңелдә… күңелдә инде бер ел татымаган тынычлык һәм бәхет. Беренче тапкыр язгы кояш тәрәзә аша кереп, сеңлемә үзенең уңышын теләгәндәй, аның битен яктырта. Бәхет кайда дип сорасалар, мин бер уйламыйча: “Менә бит, күрмисезме, хәзерге минутта минем янымда”,- дип әйтер идем. Әнә, тагын бер бәхетем сәбәбе килә бугай.
— Кемаль, син мондамы? – дип, палатага кулына чәчәкләр һәм контейнер тотып Җәннәт керде. – Телефоныңны алмагач, син Хәят янындадыр дип белдем.
— Җәннәт..Җәннәт..Җәннәт.. Ә син беләсеңме?
— Нәрсә булды? Әллә начар хәбәрләрме?! Куркытма мине, әйт, нәрсә булды! – дип, ул дулкынлана башлаганда, мин аны нык итеп кочаклап алдым. – Кемаль, саташтыңмы әллә? Нишләвең бу?
— Ә син минем сине ничек яратканымны беләсеңме? Чиксез һәм мәңгегә, Җәннәт. Германиядән исән-сау кайткач, Алла боерса, без өчебез иң бәхетле кешеләр булачакбыз, ярыймы?
Мин Җәннәтне бер кулым белән тоткан килеш, икенче кулым белән Хәяткә үрелдем.
— Сез – минем гаиләм.
Нәкъ дүрт көн элек безнең гаиләдә могҗизалы бер хәл булды. Хәтта миллион суммалык лотерея җиңгән кеше дә миңа ышанмас кебек. Нәкъ дүрт көн элек хуҗам миңа зур суммада акча күчерде. Операция өчен генә дә түгел, ә алда безне көтүче дәвалану чараларына, барлык даруларга, хәтта Хәятнең туена да җитәрлек сумма. Бу нәрсә? Белмим. Могҗиза өчен дә бу бик әкияти күренеш. Элек кешедән туган көн бүләкләрен алырга да кыймый торган булсам, хәзер Хәятнең язмышы белән уйный алмадым. Ләкин ахыргы тиененә кадәр кайтарырга вәгъдә бирдем. Ә хуҗам шул сүзгә: “Хәят яныңда елмаеп утырып торганда гына, бу хатымны укырсың. Аңа кадәр аны ача күрмә, энем”, — дип җавап бирде дә, кулыма берниндә дә язусыз ап-ак конверт тапшырды. Мин аны тартмачык эченә, Хәят белән бергә укырбыз дип, яшереп куйдым. Нәрсә булса да, мин бар әйбергә әзер. Хәят белән Җәннәт кенә янда булсын.
6
(июль, 2014)
Мин куркам. Бүген дә абыем үзенә охшамаган. Әллә ул мине бүтәй яратмыймы? Мин бит сизәм: аның бүтән минем янда торасы килми. Яисә ул бик каты авырый. Инде ике көн үз бүлмәсеннән чыкмый. Янына якынлашкан саен, күз яшьләрен сөртә. “Тузан гына керде, борчылма”, — дип мине алдарга тырыша. Ә мин бит инде бала түгел. Тузан кечкенә, ул күзне авырттыра алмаганын яхшы аңлыйм. Җәннәт апа белән дә бүтән шаярмый. Ә, бәлки, ул бүтән безне чынлап яратмыйдыр? Әнә, ул болай гына диварга йодрыгыннан кан киткәнче суга да, тагын бәби кебек елый башлый. Хәзер инде мин дә еламыйм.Ә ул хаман нигәдер диварны ачулана…Мин бик куркам.
7
(ике көн алдан, июль, 2014)
Мин әле уянырга да җитешмәгән булсам да, бүгенге иртәнең, бүгенге көннең, һәм,гомумән, тормышның уңышлы булачагын беләм. Тәмле коймак исләре бар фатирга таралган. Юк, коймак түгел, ә бәхет исе. Минем уянганны сизгәндәй, бәхет тавышлары да ишетелә башлады:
— Кемаль! Хәерле матур иртәләр! Тор инде, алайса Хәят барлык коймакларны ашап бетерәчәк, һәм, мин аңа ярдәм итәчәкмен.
— Юк инде менә, башыгызга да кертмәгез, хәзер киләм, — дидем дә, чыннан коймак бетеп китүеннән шикләнмичә, кухняга таба торып чаптым.
— Бүген Хәятне мин бакчага озатырмын, ә син ял ит, — диде Җәннәт.
— Урааа! Димәк бүген иртәнге туңдырма көне! – дип шатланып, Хәят өстәл артыннан торып, тиз арада үз бүлмәсенә киенергә китеп барды.
— Ии, Җәннәт. Син үзеңнең нигә Җәннәт булганыңны беләсеңме соң? – дип мин аннан шаяртып меңенче тапкыр сорадым.
— Әнием артыгы белән романтик булганга, — дип ул миңа меңенче тапкыр җавап кайтарды.
— Минем җәннәтем синең кулларда булганга, Җәннәт, — дидем мин аңа беренче тапкыр җитди итеп.
Икесен дә тыныч күңел белән бакчага озаткач, минем исемә мәрхүм хуҗамның хаты искә төште. Хәятнең исән калып, мин бу хатны укый алганга Ходайга рәхмәт әйттем дә, конвертны ачтым.
“Кемаль. Котлыйм. Бу хатны укыйсыз икән, димәк сез үзегезне һәм сеңлегезне коткарып кала алгансыз. Хәзер инде сез бәхетле. Аның белән бергә мин дә. Мин генә сезнең тормышны үзгәрттем дип уйламагыз, минем өчен дә сезне бу тормышта очрату зур табыш булып чыкты. Кемаль, сез яхшы кеше. Сез мине үз якыннарым турында уйларга, алар өчен кулдан килгән бар нәрсәне эшләргә өйрәттегез. Ләкин мин моңа бик соң төшендем. Сез бу хатны укыганда, мөгаен, мин инде бу дөньядан киткән булырмын. Авыру мине җиңәр. Ә миңа китәргә ярамый. Монда минем гомерем буе мәхәббәткә мохтаҗ кызым — Мелис кала. Сез үз бәхетегез өчен көрәшкән төсле, мин дә бердәнбер кызымның иң яхшы тормышы өчен теге дөньяда да көрәшәчәкмен. Минем сезгә үтенечем шул: мин сезгә бәхет бүләк иткән төсле, минем кызыма да бәхет бүләк итегез. Аны ташламагыз. Мин аны сезгә ышандырам. Нәрсә булса да, гел аның янында булыгыз, ул һәр минут, һәр секунд сезнең мәхәббәтегезне тоеп яшәсен. Шуннан соң гына, мин сездән разый булачакмын. Минем сезгә ахыргы сүзем шул.
Рахман Рамисович
Апрель,2014”

8
(май, 2018)
— Кемаль, вәгъдә бирергә сезнең чират. Сез законлы рәвештә, үз теләгегез белән Мелисны хатынлыкка алырга әзерме?
— Беренче күрешүдән үк, мин бу көннең һичшиксез килеп җитәчәген яхшы белә идем. Син минем элеккеге тормышымнан бернәрсә калдырмыйча, үз яныңа алып килдең. Мин хәзер синең каршында. Һәм мин, чыннан да, яратам. Бу дөньяда әле беркем яратмаган мәхәббәт белән сөям мин. Һәм ахыргы сулышыма кадәр яратырга вәгъдә бирәм..- дидем дә, бу сүзләрне аның күзләрен карап әйтергә теләгән Җәннәтне эзли башладым.
Ул юк. Дүрт ел эчендә бер дә үзгәрмәгәндер. Шундый ук ягымлы, борчылганда чәчләре белән уйный торгандыр. Күпме ел элек аны ташлап, Мелис янына киткәннән соң, аның белән тагын бер очрашу өмет итү башка сыймаслык юләрлектер инде. Мин аны тормышымнан ерагайтсам да, ул көннән-көн минем йөрәгемә якыная килде. Үз бәхетемне, үз тормышымны корбан итәргә мин мәҗбүр булдым. Бу минем турыдан-туры бурычым. Җәннәтем бар дөресен белгән булса, ул мине, бәлки, гафу итәр иде дә. Ләкин аның күзләрендә миңа карата нәфрәттән кала бернәрсә дә булырга тиеш түгел. Алай ул мине тизрәк онытып, яңа тормышка аяк басачак. Мөгаен, бу минем язмышымдыр. Хәзер минем каршымда икенче кыз. Һәм мин – аныкы. Дүрт ел элек хатны укыганнан соң, мин үземне аңа бүләк иттем. Ләкин әйе, вәгъдәм дөрес. Мин ахыргы сулышыма кадәр яратырга сүз бирәм..Ләкин сине түгел, Мелис.
— Кемаль! Кемаль, сез мине ишәтесезме? – дигән регистрация үткәрүче хатынның соравы мине җиргә төшерде.
— Әйе-әйе, гафу итегез, — дидем мин аңа, әле хаман да уйларымнан азат ителә алмыйча.
— Алайса соравымны тагын бер кат кабатлыйм. Сез законлы рәвештә, үз теләгегез белән Мелисны хатынлыкка алырга әзерме?
Менә бит ул кеше язмышы.. Ул сине типкәли, җәзаландыра, тегендә-монда куып йөртә дип, аның кагыйдәләре белән яшәргә ярамый. Ләкин мин дә үз уенымда җиңелдем. Әмма Мелис белән аның әтисенә реванш ясап, яңа баштан уйнарга мин мөмкинлек бирәчәкмен.

Хазеева Чулпан Ильхамовна
Страна: Россия
Город: Казань