1.1942 нче ел иде.
Әйе,әйе, сугыш башланды…
Күпме газиз кеше гомерләре
Фашист тарафыннан кырылды.
2.Күпме солдат китте яу кырына,
Кызганмыйча яшь гомерен.
«Фашист, тимә Ватаныма»
Дигән изге үгетне җиткереп.
3. Миллионарча ана ятим калды,
Йөрәк парәләрен югалтып.
Фашист кызганмады, барсын кырды,
Кан елгасын һәрчак агызды.
4. Еллар үтә, хәтер тирәнәя,
Мәңге онытылмый сугыш кырлары,
Анда ятып калган Ватанымның
Яшь кызлары һәм дә уллары!