***
Бөтен җиһан ап-ак кардан,
Агачларга бәсләр сарган.
Атна буе яуган кардан
Ботакларын нык каерган.
Урман күптән йокыга талган.
Сулар ныклап бозга каткан.
Кар көртләре калын салган,
Урамнар да бушап калган.
Карлы юлдан авыр атлап,
Ашыкмыйча үз көенә
Бер бабакай кайтып килә
Түбән очтан үз өенә.
Хәле беткәч туктап кала,
Көч җыярга таягына сөялеп тора.
Яшь чакларын искә төшереп,
Бер алдына, бер артына карап ала.
Бер яшь малай бара алдан,
Бабай гына өлгерә алмый аның артыннан.
Аның да бит яшь чаклары булган,
Хәзер инде ул картайган…