XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
1.Укытучыма 2.Җәйге каникуллар

1.Укытучыма.

Укытучы безнең өчен

Көн, төн дими, тырыша.

Без акыллы булсын өчен,

Бик күп көч, хезмәт куя.

Укытучы аңлатмаса,

Бар нәрсә авыр төсле,

Шуңа күрә укытучыма

Минем хөрмәтем көчле.

Укытучы һәрчак әзер

Ярдәм кулы сузарга.

Яратабыз, сокланабыз,

Рәхмәт яусын аларга!

2.Җәйге каникуллар.

Җәйге каникуллар җитте,

Мин аларны бик көттем.

Шундук сәпиткә утырдым,

Кырларны урап үттем.

Тагын җәйге каникуллар,

Ялларның иң озыны.

Бигрәк сагынып көтәмен,

Шуңа күрә мин аны.

Ялга биргән китапларны

Төзеп куям киштәгә.

Уйнап аргач, алып укыйм,

Сөйләр өчен бишлегә.

Фатыхова Малика Альбертовна
Страна: Россия
Город: Казань