XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
1. Туган җирем 2. Буран 3. Бетсен сугыш!

Туган җирем

Йөрәк кешегә бирелгән яратырга,

Якыннарын, илен сөяргә.

Күпләр китә, илен,йортын ташлап,

Чит җирләрдән бәхет эзләргә.

Күңелемә якын Әтәс авылы,

Этием-әнием һәм туганнар,

Изге, яхшы кешеләр тулы

Тирә-ягы матур болыннар!

Китсәм дә мин туган авылымнан,

Сагынып көтәм өйгә кайтуны.

Аермасын мине язмыш аннан,

Яратамын Туган ягымны!

…………..

Буран

Күңелемдә буран уйный,

Тик белмим, нигә алай?

Янып торган һәр чак учактан,

Салкын бозга әйләнәм бугай.

Выкыт үтәр, мин китермен яныңнан.

Күңелемне бозлар каплар,

Коткар зинхар,мине бу салкыннан!

Без бит ,хәзердә синең белән дуслар?..

Еллар үткәч күрешербез,

Дуслык беткән безнең арада.

Күңелемдә кабынган ялкыннан,

Калмас бер бәләкәй очкыны да…

…………..

Бетсен сугыш!

Их булмасын иде сугышлар!

Китмэсеннэр гайләдән ата-бабалар,

Калмасыннар инде ятим балалар,

Тизрэк бетсен бу низаглар.

Балалар елый, олылар сугышканда.

Кемгэ кирэк бу сугыш?

Бомбалар оча кешелэр йоклаганда.

Бер дошман өчен генэ бу ызгыш!

Җиңү алып килсен, жылы язлар,

Һәр йортка да шатлык китерсен!

Кайтсын өйләренә әти, уллар,

Туган жиргә бәхет бөркелсен!

Алина Гиздатуллина Камилевна
Страна: Россия
Город: Актаныш