XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
1.Әниемә бүләк 2.мәхәббәтем 3. Киттеләр әти бабаларыбыз сугышка

1.Сирень чәчәкләрен җыйдым

Өйгә көлеп кайтам.

«Мә әнкәм сина бүләк» дип,

Чәчкәле кулым сузам.

Әни карый мина елмаеп,

«Рәхмәт, кызым» ди ул мина.

Кочагына ала мине,

Шул куңелемә утырып кала.

2.

Чәчләрең кызылсары

Иреннәрең йомшак мамык сыман

Мәңге онытмам кузләреңне

Синең сылу йөзләреңне

Җаным, җибәрмә кулымны

Китмә минем янымнан

Әйдә качыйк моннан бергәләп

Конбагышлар басуына

Йөрик шунда кон батканчы

Кичтэн йолдыз чутларбыз

Килче минем кочагыма

Бирәм кулымны синең кулларыңа

Тын торабыз, тик йомшак җил

Боза безнең тынычлыкны

Уйларымда гел син бәгрем

Шуңа онытыла бөтен борчылуым

Сиңа мәхәббәтем чиксез булыр

Тик аерыр безне озын юллар

Бер хат язсан миңа җитәр

Йорәгем дә гел янар.

3.

Киттеләр эти бабаларыбыз сугышка

Күпме таң атты,күпме кан акты!

Илебезнең киләчәген саклап

Күпме кеше булды хараб!

Күпме бала калды ятим

Күпме улларын югалтты аналар!

Җаза күргән бу җаннар

Тол хатынның әрни җаны

» Яраттым бәгърем сине

Ташлап киттен син мине

Озак көттем, еллар көттем

Тик кайтмадын,яттын акоп янына.

Җиргә сеңдерден каныңны

Калдырдын ятим ике балаңны»

Дип елый шул ике сабыйнын анасы.

Мең рәхмәтлемен мин сезгә.

Урыныгыз сезнең булсын оҗмахта.

Гел дә сезне истә тотабыз.

Онытылмассыз сез еллар узса да.

                   

Хабибуллина Динара Радифовна
Страна: Россия
Город: Актаныш