Була бит кайвакыт әнинең
Назлаган кулларын сизәсе.
Тик килеп җитми шул ул вакыт
Әнинең килми наз бирәсе.
Апайга, абыйга нигәдер
Ярату әлегә күберәк.
Ә миңа ни өчен икән соэ
Бирелә алары кимерәк?
Мин беләм, килә һәр баланың
Әнисе кочагын тоясы.
Юктыр ул баланың әнисен
Сагынып, яратып туясы.
Менә ул вакыт килеп тә җитте :
Абыем күңелле бер хәбәр әйтте.
Әллә кемнәндер ишетеп алган —
Өйгә кайтырга ике көн калган.
Тордым мин монда бары ике ай,
Инде кайтасы килми дә бугай.
Мәңге күңелдә калыр ул минем
Вакытлы өем, күңелле «Тургай «.