Принято заявок
2213

XIII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 13 до 17 лет
1.Казан 2.Йолдызлар

Казан

Дәртле Казан! Моңлы Казан!
Сиңа карыйм да — сокланам.
Барлык булган хисләремне
Бер кайчан да җиткерә алмам.
Мең еллык тарих белән син
Кызыктырасың үземне.
Барысын беләсем килә:
Югалтуны һәм бәйрәмне.
Күрәсем, сизәсем килә
Халкымның бөек рухын.
Тукай, Җәлил, Мәрҗәнинең
Беләсем килә тормышын.
Һәрбер йортны һәм урамны
Күреп өйрәнәсем килә.
Туган җиремне белмәгәч,
Нинди татар булыйм мин, ә?
Мин — тарихның бер өлеше,
Киләчәген кайгыртучы.
Туган җирен өйрәнү ул —
Һәр кешенең дә бурычы.
Ана телемдә сөйләшеп,
Кирмән аша узамын.
Уналтынчы гасыр ташын
Кулымда тотып торамын.
Мин сокланам синең белән:
Көчеңә һәм батырлыкка.
Ниләр генә күрмәдең син,
Я Аллам! Миддәт бир халыкка.
Алтын Урда басып алгач,
Бирешмәдең, туган җирем!
Явыз Иван яу белән килгәч тә,
Сакланып калдың син, милләтем.
Мин яратам сине, Казан!
Бар күңлем-җаным белән!
Мәңгегә туган җирем ул —
Ак диварлы бөек Кирмән!

Йолдызлар

Һәрбер йолдыз… Алар шундый матур.
Бөтенесе карый һәм соклана.
Алар күктә бик күп, шулай да
Һәрберсе төрлечә яктырта.
Һәр йолдыз искитмәле гаҗәеп,
Аларга карап күңел калт(ы)рана.
Исемнәрен ятлап бетерерлек түгел,
Нинди эшләре бар соң безгә карата?
Алар өстә, ә без аста.
Алар зурлар. Алар көчле.
Алар гомер бакый яшәп,
Бик күпне күргәннәр инде.
Кеше исә җирдә яши,
Аның бер эш тә юк галәмдә.
Кешедән ниләр сорала икән,
Бу гаҗәеп күкләрдә?
Кеше туа. Шундук үлә.
Ниләр генә эшләсә дә,
Йолдыз кебек булмаячак.
Ничек килгән, шулай китә.
Бөек кешеләр дә бар,
Аларны оныту — җинаять.
Аларны да оныта башлагач,
Дөньяда ниләр булып бетәчәк!?
Эшебез бөек булсын өчен,
Ниләр эшләргә кирәк икән?
Күгебездә йолдыз булып калыр өчен,
Ничек янарга кирәклеген кем белгән?
Ә йолдызлар өстән карап тора,
Матурлыклары белән куркыта.
Алар галәмдә бик күп, шулай да
Һәрберсе төрлечә яктырта.

Фатыхова Малика Альбертовна
Страна: Россия
Город: Казань