Принято заявок
2686

XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
1. «Җәй җитә».

Күңелле җәй килә,

Бик рәхәт чак килә.

Каникулга чакырып,

Урамда кояш көлә.

Өч ай буе каникулда

Ниләр эшләр дисеңме?

Кырын ятып балык тотам

Мондый бәхет тисенме!

Әби-бабай көтеп тора

Каникул көнен санап.

Сөенәләр көн дә алар

Календарьга карап.

-Эй,балалар,күңелле,-ди

Сезнең белән җәйләрем.

Сез кайткач онытылды

Ялгыз эчкән чәйләрем.

Көннәр буе яланаяк,

Футбол тибәм чирәмдә.

Онытылды кышы буе

Интектергән чирем дә.

Әби әйтә:”Иммунитет

Үсә “,-ди түтәлдә.

Шуңа күрә бик тырышып,

Су сибәбез ,күр,әйдә.

Эх,күңелле җәйләре

Җиләкле аланнары.

Җәйдән генә торсын иде

Безнең уку айлары!

2.

«“Сабантуй” — минем иптәш».

Әти-әни эштә чакта,

Мин өемдә берүзем.

Энем дә юк, сеңелем дә.

Була шундый күңелсез.

Шул чагында сөендереп

Килеп төшә”Сабантуй”

Менә шунда кояш чыга,

Менә була Сабантуй!

3.

«“Сабантуй”га — 100»!

Гаҗәп менә,”Сабантуй”га

Бер гасыр булып киткән!

Котларга дип, туган көнгә

Балалар җыелып килгән.

Бүләккә дип язганнар

Шигырь,әкият,җырлар да.

Ел буена “Сабантуй”га

Язылганнар барысы да.

Котлыйм сине ,”Сабантуем”,

Бәйрәмең мулдан булсын!

Сөендереп һәммәбезне,

Гомерең озын булсын!

4.

«Тукай оныклары».

Минем өчен бөек Тукай

Әкият, шигырь остасы.

Кәкре борын Шүрәлесе,

Көтеп тора Су анасы.

Алар белән бергәләшеп

Өйрәнәбез телебезне.

Кайчан үлән бирерләр дип

Көтеп тора Кәҗә безне.

“Туган тел”ле татар телле

Һәрбер татар баласы.

Бишектә үк өйрәнә ул,

Гүя Тукай баласы.

Гайнуллин Амир Рафилевич
Страна: Россия
Город: Казань