XII Международная независимая литературная Премия «Глаголица»

Поэзия на татарском языке
Категория от 10 до 13 лет
1)иртә белән таңнар аткан чакта 2) учагыбыз сүнмәсен 3) яңа ел теләкләре

1)Иртә белән таңнар аткан чакта,

Әкрен исә җилләр сул якка.

Исәр алар,сиңа бәрелеп үтәр.

Исеңә алырсын мине шул чакта.

Сагынып сине һәр вакытта,

Һич онытмам синең сүзләрең.

Күз алдымнан китми алсу йөзең,

Көлеп карап торган кара күзләрең.

Онытмам сине дускаем һичбер,

Сакланырсын йөрәк түрендә.

Бәлки киләчәктә очрашырбыз.

Исән булсак дөнья йөзендә.

2)Ялкын сыман чәчләреңне

Шаярып җил иркәли.

Синең сылу йөзләреңне

Баткан кояш нуры үбә.

Үлеш чибәрсен син,җаным,

Шуңа сокланып туя алмыйм.

Йомшак кына елмаясын,

Минем кулымны үзеңнекенә аласын.

Битләрем алсу төскә керә,

Тыныч кына көлеп аласын.

Бер вакыт мине сәбәпсез

Кочагыңа чакрасын.

Шатлыгымнан йөрәк яна,

Бәлки анда учак янгандыр.

Шул учак мәңге сүнмәс дип

Мин ышанып каламдыр.

3)Кыш килде,карлар яуды

Яңа ел якынлаша

Кыш бабай урамны бизәде

Бөтен донья матурлана

Яна еллар килгәчтен

Булдык сезне котларга

Шуна да чын кунелдән

Телибез барыгызга да

Карлы кичләр, җырлар яңгырап,

Шатлык белән тулып торсын.

Яңа елда бар нәрсә теләгән,

Чынга ашып, кайнап торсын.

Яңа ел белән котлыйбыз сезне,

Изге теләкләр белән!

Киләсе елда тагын да яхшырак,

Яшик бергә,дуслар белән!

Хабибуллина Динара Радифовна
Страна: Россия
Город: Актаныш