2004 нче ел
Кояш җылысына мәдхия укучы юкәләр җил юнәлешенә тартыла, әйтерсең сыгылмалыкларын тикшереп карыйсылары килә. Ничек кенә тырышмасыннар, ахыр чиктә барысы да, ерактагы урман полосасы белән бәйлелек тапмый изалана да, якындагы авыл зиратына сарыла. Җил искән якта эшчән халык иртәнге өмәгә җыелган. Ахирәт дөньяда яшәүче әрвахларның ризалыгына ирешмәктән, зур хезмәт куя. Араларында хатын-кызлар күренми, бары ир заты, табигатләре күпне таләп иткәнчә бөтен авыр эшне алар башкара.
Игътибарымны зират кырындагы яшел чардуган янында арлы-бирле йөрүче нәни кызчык белән Хәнәфи карт җәлеп итте. Оныкның моннан ике ел элек гүр иясе булган әбисе янына тәүге тапкыр килүе. Яше кечерәк булганлыктан әти-әнисе дә, бабасы да алып барырга кыймыйлар иде үзен. Кешенең башка тормышы барлыгы турында сүз кузгатыр өчен җитлеккән яшьтә түгел Миләүшә. Калын тимер белән уратып алган «рәшәткә»нең дә аңа берни хакында сөйлисе килми. Кыз баланың әле сабый чагы. Ул бары ирен читләре колакларына җитәрлек булып елмайсын, тәгәрәр хәлгә килеп көлсен, сулмасын сүнмәсен, гомеренең тәмен белеп калсын. Һәм бары шатлана-шатлана матур миләүшә чәчәкләрен җыеп йөрсен.
— Кызым, бу чәчкәләр сиңа бик ошады, ахрысы!
— Әйе, мин аларны синнән күбрәк тә җыйдым, бабай! Бергә ноль була – дип сөйләнде шат сабый, яңа “ярыш уены”н башлап.
— Ярый, сиңа җиңелсәм була, кызым! Бергә ноль булсын! – диде Хәнәфи карт. — Чәчәкләр синең исемеңә дә, үзеңә дә нык килешеп тора әле. Миләүшәләр гомер агышы, тирә-яктагы, кешеләр күңелендәге чисталык, сафлык хакында сөйли. Без дә менә әлеге җирлекне матурладык, әрвахларыбыз яткан җиргә яңа сулыш өрдек, алар иркенләп, шатланып ятыр хәзер.
Нәни кыз бабасының җылы карашын отып алды, үзенең уңышына, уңганлыгына, чәчәкләр белән уртак тел табуына янә сөенде. Миләүшәләрнең җәһәт кенә кибүен, сәбәпсез гомерләре өзелүен генә теләмәде ул. Аның бит әле бу матурлыкны әнкәсенә күрсәтәсе бар. Баланың уенда ана белән кыз чәчәкләрне җылымса су тутырылган кечкенә банкага утыртып куя, иртәгесе көн булса да, алар әле һаман назлап күзләрне иркәли… Бу матур фикер кызның иңсәләренә шундук көчле канатлар иңдерде.
2016 нчы ел
Август киче. Салкынча. Шаян җил, кырыс булып күренмәктән, фатир тәрәзләренә шакый. Кешеләр алдында рәхимсез булып кыланырга телидер инде. Рөхсәтсез, әмма максатчан рәвештә каланың һәр читенә сугылып йөри бит әле дисәң дә, катгый фикер үзгәрми. Сөйкемле Миләүшә бу кичтә җилне тирги иде. Иртәгесе мөһим, алдагы тормышны хәл иткеч көн алдыннан һава торышының болай кырыслануы яхшыны уйларга өндәми.
Унберенчене бетерде бит инде кыз. Чыгарылыш сыйныф укучысы булып, мәктәп сәхнәсендә елмаеп басып торганда, беренче тормыш этабының тәмамланганын аңлады. Алда бары олы тормыш көтә. Нинди булыр ул? Миләүшә күз алдына китергән кебек кыен, әмма матур хатирәләргә бай булырмы? Әллә абыйсы Рәдиф сөйләгәнчә, яшьлек михнәтен мулдан өеп, «яхшысын» саран гына күрсәтерме? Вакыт әйтерсең чапкын экспресс. Ул бу вазыйфасында шундый специальләшкән ки, сәгать телләрен дә уздыра хәтта. Уку йортына керер өчен документлар белән йөрер чак җитте. Бу җәйдә ул урта гомуми белем алуны раслаучы диплом алды. Хыялы — Казан Федераль университетының химия факультетына укырга керү. Аннан яхшы укытучы чыгар иде мөгаен… Әйе.
Яңа калыккан проблеманың сәбәбе КФУга алынмау белән бәйле булмады. Иртәгесе көнне, кирәкле документларны барлап, кыз калага юл тотты. Әнисенә барып җиткәч хәбәр салырмын дип, тыныч күңел белән, шәһәргә якын торган поселокка такси чакыртты. Көн бүген кичәге кебек, борынын салындырмаган иде. Сары майдай кояш чыгып иртәдән бар җиһанны нурга төрде. Әмма аның болай шатлана төшүе, «яхшыга өметлән, Миләүшә!» диеп кайтаваз салуы булмаган икән. Калага җитәрәк, бер борылышта, каршы полосага чыгып, кыз утырган автомобиль юл һаләкәтенә очрады. Икенче бер машина иясе белән бәрелешеп, ике як та каты зыян күрде. Әле гаепле дип табылган кешесе дә такси шофёры, югыйсә…
**********************
Хастаханә идәннәрен Гөлзифа апага бүген икенче тапкырын таптарга туры килде. Бу ике көн эчендә ул барлык санитарка, шәфкать туташлары белән якынаеп бетте. Үз кешесе кебек иркен аралаша, дөнья хәлләре белән бүлешә, алардан да ниндидер яңалык алырга җитешә. Моңарчы бер белмәгән кешеләр белән кинәт кенә якынаеп китеп сөйләшүләре — сәбәпсез түгел иде. Кызы коточкыч юл һаләкәтенә очраган хәлдән соң, ашаган ашы да аш түгел, йокысы да качты. Кичә Миләүшәне ашыгыч ярдәм машинасы белән иң якындагы 13 нче хастаханәгә алып киттеләр. Юл һаләкәтендә кызның бер аягы көчле травма алган. Переферия тамыраларының тез асты артериясенә каты зыян килү сәбәпле, ярты аягын ампутацияләделәр. Әлеге катгый фикергә килү өчен пациентның үзеннән дә рөхсәт алынырга, яисә ул да бу мәгълүматтан хәбәрдәр булырга тиеш иде. Үз аңына килә алмаган кешедән билгеле сорап булмый, әле табиб җавап алганнан соң, оператив эш итергә дә тиеш. Вакыт кысан булу, Миләүшәнең хәле начар булу белән, ампутацияләү турындагы фикерне Гөлзифага кабул итәсе булды. Ул исә, алда кызын нинди сынаулар көтәсен күз алдына китереп, теләр-теләмәс кенә эшне белгечкә тапшырды. Бу авыр очрак булганга күрә, бары тик аякның теләгәнчә озынрак өлешен калдырып, калганын кисергә туры килде. Кыз әлегесе вакытта «уяну палатасы»нда ята. Шуңа әнкәсе дә бәргәләнеп, үзен кая куерга белми өзгәләнеп йөри. Табибның: «Барысы да яхшы узды, уянганын гына көтәсе калды, әле ничек бит, булган хәлләрне кабул итерме…» диюе җанга җылылык өргән иде әле ярый. Наркоздан китә алырмы, дип тә аның кадәр курыкмый ана. Үзенең сул аягындагы үзгәрешләрне күргәч нишләр кыз? Еласа, юатыр өчен нинди сүзләр таба алыр? Алдагысы олы сынаулардан куркып калмасмы? «Бирешмә, кызым, бирешмә!» дип күпме кабатларга туры килер аңа?
Кыз уянды. Кул бармакларының бер фалангасы ап-ак юрган өстен җиңелчә селкетеп куйды. Куе керфекләр салмак кына җелфердисе иттеләр. Әйтерсең Миләүшә наркоздан айныган, яңа тормышка юри күз ачарга куркып ята иде. Бу аксиома, мөмкин дөреслеккә бик туры килеп бетми.
Көтелгән үзгәрешләрне бәян итү максатыннан табиб шул ук мизгелдә, авыручы кыз янына юнәлде. Пациентның уянуы турындагы факт та аны канәгатьләндерә алыр иде, әмма Миләүшәнең сулышы тигез, йөрәк тибеше стабиль, яхшы булуына үз күзләре белән инанасы килде.
«Ыгы-зыгы» тынганнан соң, Гөлзифа апа белән улы Рәдифкә дә керергә рөхсәт иттеләр. Аларның җилкәләренә дә мөһим вазыйфа йөкләнгән иде: 2 сәгать кызга күз-колак булып, йокларга ирек бирмәү. Ашарга өндәү дә катгый тыела. Аягы турындагы хәбәрне тагын да соңрак, йоклап алып хәл алганнан соң гына әйтергә куштылар. Юл һәлакәтенә очрап, аягына операция ясауларын гына әйтә алсалар, әлегә шул җиткән.
28 нче август
Олы вакыйгадан соң бер атна вакыт үтте. Хастаханәдә озак тотмыйча, кызны өенә озаттылар. “Ак бина” ишекләрен ябып чыгып китсәләр дә, бирегә алар табиб күрсәтмәләрен үтәп, еш килеп торалар. Протезга ия булып, реабилитолог белән эшли башлаганчы күп кенә пунктларны үтисе барын онытмасыка кирәк. Сул аякның “тимер дәвам”ына тәңгәл килүе, ялгана алуы мөһим. Шуңа күрә физиотерапевт күрсәткән компрессияле, лимфалар системасын яхшырак эшләтү өчен массаж, индивидуаль гигенага җаваплы карарга кирәк. Өч-дүрт атнадан соң, барысы да яхшы гына барса, вакытлы протез ясатып булачак. Димәк, 14 нче сентябрь көнне хастаханәгә аеруча дулкынлану, сынып сыгылудан соң тәүге шатлану хисе белән килеп керәчәк Миләүшә.
— Кызым? Табиб шалтыратмагандыр бит? Эндәшеп, эндәшеп караган идем, җавап бирмәдең…
Тынлыкны бозып сүз башлады Гөлзифа ана.
— Юк, Рузия белән сөйләшкән идем. Ул үзе килмәгәч, күрешкән дә юк. Шалтыратып хәлләремне сораган булды. Питерга архитектура университетына кергән икән. Уку вакыты башлангач, бик сирәк кайтырга туры килә ди. Хәер, нишләсен инде ул монда, әтисе болай да башка шәһәрдә яшәде, чыгарылыш сыйныфта укыганда мондагы әбисе вафат булды, әнисе үзен Санкт-Петербургта көтә исә. Менә дигән мөмкинлек булганда, Рәсәй шәһәренә үтеп керүне карарга кирәк. Дөрес эшләгән.
Классташы өчен ихлас шат кыз. Үзенең генә мондый хәлдә калуы гаделсезлек булып күренә. Уку йортына керер өчен чираттагы елны көтәсе була. Миләүшә авыр хәлдә ятканда, берәүгә дә аның карьерасы түгел, хәзерге тормышы күпкә мөһим иде. КФУга укырга керү турындагы хыял сүнмәсен бары. Соң булса да, чыңга ашсын!
14 нче сентябрь
Пәнҗешәмбе киче шатлыклы хәбәр китерде. Хастаханәдән шалтыратып, вакытлы протезның әзер булуын җиткерделәр. Әлеге вакыйга җомга иртәсенең кызу үтүенә сәбәпче булды. Бәхетле булырга рөхсәт иттеләр түгелме? Һәр хәлдә телефон трубкасыннан яңгыраган тавыш аңа, тимер аякның әзер булуын гына җиткермәде бит!
Кай мизгел эчендә аяз күк йөзен кара өем-өем болытлар каплады. “Булдыра алырмынмы? Тырышып карап та килеп чыкмаса?” дигән сорау ватык магнитофон кебек, шактый битәрләде кызны.
— Мәскәүне дә бер көндә генә төземәгәннәр. Беләсеңме шуны? Син бит унсигез ел элек тә йөри алмый идең. Ә менә монысын белдеңме? Сабыйлар нигә тәүге тапкыр тәпи йөри башлый соң? Хак, аларда әле үз аң формалашып бетмәгән була. Өлкән кеше кебек фикерләсәләр, ун сабыйның бишесе куркып калып, мүкәләп кенә йөрү юлын сайлар иде. Бәлкем килеп чыкмас. Бәлкем. – бу сүзләрне әйтү Гөлзифа апага бигрәк тә кыен иде. – Тик анысын белү өчен дә, беренче адым ясап карарга кирәк бит! Ярты юлга килеп җитәрәк, барысын да ташлыйк мени? Йөрәгең чыдармы?
Әйе. Ялгышырга хакы юк Миләүшәнең. Хакы юк! Ишетәсезме? Ул – кемнеңдер яшәү мәгънәсе. ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ!
19 нчы сентябрь
Миләүшә шул ук көнне реабилитация үзәгенә дә язылган иде. Атнасына дүрт тапкыр табиб-реабилитолог белән махсус курслар үтә. Калган көннәрне җайлырак физик күнекмәләрне үзе башкара. Дәвалануга кереп китәр алдыннан аякны сак кына кыймылдату да авырлык тудыра иде. Бер-ике көннән соң, бераз ияләнде. Әмма протез аякка басу әле дә кыенрак. Гәүдәне төз тотуы аеруча да. Тез өсте дөрес формасын сакларга тиеш. Югыйсә, бу вакытлы тимер аяк бит. “Тулаем рәткә керү периоды унбер, унике айдан соң гына башланачак” — ди табиб.
Кыз шөгыльләнгән залда аның сымак тырышып тир түгүчеләр күп. Араларында тугач ук “гарип” статутысын алучылар, тормыш шартлары нәтиҗәсендә авыр хәлгә юлыкканнары да бар. Травмалар дәрәҗәсенә карап, һәрбер группаны берничә табиб җитәкли. Аерым авыр очракка эләккән пациентлар белән индивдиуаль эшләү дә каралган. Миләүшә үзе дә күмәк залга кичә генә йөри башлады. Бергә дәвалануның файдасы юк түгел. “Үзеңнекеләр” белән танышып, аралашыр өчен яхшы мөмкинлек. Башкаларның авыр тарихын тыңлап тетрәнәсең, аларның ихтыяр көчләренә карап сокланасың, һәр ясаган адымынарына сөенәсең. Чыннан да, нинди хыялый, сабыр, көчле рухлы, кешеләр җәмгыятенә килеп эләкте кыз. Алар мохитендә тәрбияләнеп, үз алдына зур максатлар куерга өйрәнде. Нык теләкләрнең берсе – бию түгәрәгенә язылу!
Бу хыялга бүген иртән булган хәл сәбәпче. Реабилитация үзәгенә иртәрәк килеп җитте Миләүшә. Яшьләрнең сәгате башланганчы, расписаниедә беренче булып кечкенә яшьтәге балалар сеансы тора. Сәгать тугыз тулып нәкъ унике минут иде. Каршы як залдан калын үкчәле, олпат гәүдәле булып күренгән бер апа чыгып бара. Кулына аксаклап кына, авыр атлаган нәни кызны җитәкләгән. Ара тирә еш-еш сулап, сүз такылдый: Нинди ул? Хореография турында оныт! Ничек кире кайтмакчы буласың? Күпме ай бушка үтте, без дәваланып йөргәндә! Элеккеге көчне кайтарыр өчен дә шактый вакыт кирәк булачак!”. “Исеңдә калдыр: монда эләккәннәр, элеккеге тормышларына кире кайта алмый!” Пычрак сүзләр хореографиянең х хәрефе белән дә дус булмаган унсигез яшьлек кызның күңелен яралады. Ә нәни балага нишләмәк кирәк? Кызганыч, бу каты бәгырьле апа сабыеның күңелен күрә алмас шул. “Монда эләккәннәр” дип әйтүе генә дә ни тора… Ә булдыра алса, ә бәлкем тимер аягы белән биергә өйрәнсә?
2018 нче ел
26 нче июнь
Физикадан соңгы имтиханын уңышлы тапшырып, кыз авылга юл тотты. Кала белән вакытлыча саубуллашып торачак ул. Җәйге яллар башланды. Соңгы фәнен тапшырыр алдыннан да, шәһәрдә калды бит. Туган нигезенә тыныч күңел белән кайтып керәсе килде кызның. Химия факультетына кергәч тә, физика белән аралар ерагаер дигән фикер — билгесез ялгыш. Бу предмет белән Миләүшә арасындагы конфликт әле дә калды исә. Ә юк. Бүген бераз сүрелде ул. Беренче курс әйбәт тәмамланды да соң!
Шәһәргә Рәдиф үзе килде. Пәнҗешәмбе көннең җитүен Гөлзифа апа да бик зарыгып көтте. Мөһим, дулкынландыргыч көн булса да, кызының булдырып чыга аласына өметләнде ул. Бу имтиханнар баштан узганнар белән чагыштырганда, аңа әллә ни олы сынау кебек күренмәделәр. Узасы узган инде дип, тынычланып йөрергә рөхсәт бирде үзенә. Тәүге кышкы сессияләр чоры җиткәч, ана күңеле белән бераз борчылып алган иде. Улының, йөрәгеңә барысын да якын алудан тукта, дигән киңәш, кисәтүләреннән соң тынды. Кайгыртасы әйберләр болай да җиткән. Миләүшә, икенче яртыеллык башлангач, бию залына да язылып куйды, мәслән. Гәрчә, бик рөхсәт ителмәсә дә. Кара син аны! Киләчәкне дә кайгыртырга кирәк, бүгенге көн белән генә дә яшисе килә. Тормыш гаделме? Гадел! Тик моны аңлар яшькә җитә алырмы кыз? Ә менә монысы — иллегә илле…
****************
Иртәгесе көнне төшке ашка кадәр өлгерим дип онык зиратка юнәлде. Җил искән якка тайпылучы юкәләр, урман полосасы белән әле дә бәйлелек тапмый, изалана. Әби белән бабасының хәлен белергә килде кыз. Миләүшә чәчәкләренә тап булмамынмы икән дигән уй да өстенлек итә. Яшерми. Алар гына никтер күренми быел. Былтыр булганын-булмаганын да белми кыз. Абыйларыннан да сорарга җөрьәт итмәде. Каршы якта үсмәгәннәр. Бәлкем арткы чыгу юлында бардыр. Шуннан килде бит, күзенә шәмәхә бер ни чалынмады. Кая соң сез Миләүшәләр? Кем яшерде сезне?
Җавап озак көттермәде. Чәчәкләрне бабасы үз кырына яшергән. Яшел рәшәткә белән киртләп куелган кабер өстендә күзләр камашырлык миләүшәләр үсеп утыра. Әкәмәт хәл! Оныгының киләсен белеп, мәрхүм Хәнәфи карт үзе җыеп чыккан диярсең!
Нык авыр. Яшь капчыклары тулып, ташыр хәлгә җитте. Тик шулай да, шат Миләүшә! Бабасы өчен шат…
— Бергә бер, бабай – дип эндәште сагынуын яшерә алмаган, ягымлы тавыш. Унике елга сузылган уен шулай тәмамланды…