Гомерлек сабак

Автор работы

Наргиза
Галеева
11 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Гомерлек сабак
Иртән көн шундый аяз һәм кояшлы иде. Кинәттән генә җил чыкты да аз гына яңгыр сибәләп китте. Яңадан ялтырап кояш чыкты. Озаграк яуса да ярый иде бу яңгыр дип уйлап куйды Гөлмәрьям. Күптән яңгыр яуганы юк шул. Үсемлекләр дә яңгырга сусадылар, һавадан да тузан исе килә. Ул сәгатенә карап алды да кызларын уятырга булды. Каникул булгангамы, кызлары – Айзирәк белән Гөлзирәк – озаграк йокларга яраталар шул. Ул, тәрәзә пәрдәләрен ача-ача:
– Нинди матур көн! Шундый саф һавада бакчада эшләп алырбыз, кызларым-йолдызларым! – дип сөйләнде. Ә кызлар, уянсалар да, әниләре сүзенә колак салмыйча, юрган астында ятуларын дәвам иттеләр. Кечерәкләр шул әле, быел Айзирәк – 3 нче сыйныфны, Гөлзирәк 4 нче сыйныфны тәмамлады.
Гөлмәрьям балачагын искә төшерде. Әнисе белән ялгыз гына үскәнгәме, ул кечкенәдән иртә торырга өйрәнде. “Тургаем бит син минем!” – дип сөя иде әнисе аны. Кул арасына кереп, хәленнән киләме-юкмы, әнисе фермадан кайтканчы, барлык йорт эшләрен эшләп куярга тырыша иде ул. Мәйсәрә апа кайткач, сөйләшә-сөйләшә чәй эчәләр. Кызының эшләрен күреп: “Бигрәк йорт җанлы бит син!” – дип, башынан сыйпап, мактап та куя үзен. Бик рәхәт булып китә Гөлмәрьямга. Икенче көнне тагын да тырышыбрак эшли ул. Үсә төшкәч тә, Гөлмәрьям тел тидерерлек булып яшәмәде, ил-көн алдында да йөзе ак аның. Еракта калды шул инде аның балачагы. Әнә үз кызлары шундый яшьтә хәзер. Аларны да кечкенәдән эшкә өйрәтәсе иде.
Ул уйланып утырган арада, кызлары да торып, юынып, аш өстәле янына килеп утырган иделәр инде. Ул, бәхетләре генә була күрсен дип, пар алмадай үсеп килүче, ике тамчы су кебек үзенә охшаган кызларына сокланып карап алды да:
– Кызларым-йолдызларым, мин бакчага чыгам, ә сез кибеттән ипи, торт алып кайтырсыз, – диде. Кибеткә барырга дигәч, кызларның түбәләре күккә тиде. Бүген күрше авылдан дәү әниләре киләсен әйтмәскә булды Гөлмәрьям. Сүзен дәвам итеп:
– Аннан соң сез дә бакчага чыгарсыз, көн кызуына кадәр түтәлләрне утап бетерергә кирәк, – диде ул елмаеп. Ничек елмаймасын инде шундый матур кызларына. Ә кызлар, әниләренә белгертмичә генә, бер-берсенә карашып, борыннарын җыердылар.
Гөлмәрьям бакчага чыкты, кызлар кибеткә йөгерделәр. Ул, күз ачып йомганчы, кишер түтәлләрен утап, сирәкләп бетерде. Суган түтәлләренә кагылмаска булды. Аларны утарга җиңел, сирәклисе дә түгел. Күңеле белән кызларын көтте. Ул аларның тышкы кыяфәтләре белән генә түгел, уңганлыклары, холыклары белән дә үзенә охшап үсүләрен тели иде. Алар кайтканчы дип, койма буендагы кычытканнарны чапты. Дүрт күз белән көтсә дә, кызлар тиз генә күренмәделәр. Кояш та югары күтәрелде инде.
Айзирәк белән Гөлзирәк, кибеткә барганчы, күрше кызлары белән уйнап алмакчы булганнар иде - алар бәрәңге бакчасында иделәр. Тагын бер танышларына сугылганнар иде - алар бәбкә саклап утыралар. Кибеттән кайтканда, песи баласы күреп, аны тотмакчы булдылар, торт белән дә сыйлап карадылар, тик ул аны иснәп тә карамады, калганын үзләре ашадылар да песи баласын куып киттеләр. Әмма ул җитезрәк булып чыкты: тоттырмады кызлардан. Алар үзләре дә шактый вакыт узганын чамаладылар. Әниләренә этләр куды дип алдашырга сүз куештылар.
Кайтып кергәч, әниләре кызларга сораулы караш ташлады. Алар, алдан сөйләшенгәнчә, бертавыштан:
– Әнием, безне этләр куды, тортны да аларга ташладык, – дип, әниләренең күзенә төтен җибәрмәкче булдылар. Гөлмәрьям кызларының алдашуларын сизсә дә, әлегә бу эшкә күз йомды. Шулай бакчада сөйләшеп торганда, зур сумкаларын күтәреп, дәү әниләре килеп керде. Гөлмәрьям да, кызлар да аның белән кочаклашып күрештеләр.
– Әнием, безнең урамда этләр бик күп бит. Ничек курыкмадың да ничек таламадылар алар сине? – дип сорады Гөлмәрьям әнисеннән һәм кызларга күз салды. Бу минутларда Гөлзирәк тә, Айзирәк тә кып-кызыл булдылар, әйтерсең аяз көнне яшен сукты аларны. Бакчада авыр тынлык урнашты. Алдашуларының барып чыкмаганын аңладылар кызлар.
– Әнием, гафу ит безне, – диделәр алар беравыздан һәм елап та җибәрделәр.
Ана йөрәге сизгер шул, аны алдап булмый. Кызларының күз буярга тырышуларын кичерергә тырышты Гөлмәрьям. Тикмәгә генә, ана-шәфкать диңгезе, димиләр бит.
Кызлар утар дип калдырган суган түтәлләрен өч буын – дәү әни, Гөлмәрьям, Гөлзирәк, Айзирәк – бергә-бергә утадылар. Дәү әниләре җырлый-җырлый эшләде, әниләре дә, кызлар да кушылдылар аңа. Шулай эшләгәч, вакыт узганы да сизелмәде. Җыр – эшнең камчысы, диләр бит. Чәчәк түтәлләре дә, җиләк аралары да йомшартылды.
Бакчада гына самовар кайнатып, дәү әниләре алып килгән күчтәнәчләр белән гөрләшеп чәй эчтеләр. Бик күңелле булды. Тик “Эһ, чәй эчәргә торт та булса!” – дигән уй гына тынгылык бирмәде кызларга. Бу хәл алар өчен гомерлек сабак булды. Икенче көнне Айзирәк белән Гөлзирәк дәү әниләренә барып, иртәдән кичкә кадәр өй эшләрендә булыштылар, бакчада да эшләделәр. Мәйсәрә әбинең шатлыгы эченә сыймады. Тирә-күршеләр дә кызларның эшенә сокланып: “Әниләре кебек уңган булырлар әле бу кызлар-йолдызлар!” – дип үтеп киттеләр.

проголосуйте за нее
Вверх
17 пользователя проголосовало, и Вы.
Проголосуйте за понравившуюся работу