Яшьлек хыялы

Автор работы

Алина
Габдрахманова
20 лет
Номинация: 
Проза на татарском языке

Яшьлек,

Гомрең кыска синең,

Шундый кыска булып тоела,

Кичен чәчәк аткан була,

Ә таңында инде коела...

Һади Такташ.

Гүзәл белән Марат кечкенәдән үк бик дус иделәр: бергә үстеләр, бергә укыдылар, хәзер дә бергә югары уку йортында укыйлар. Ничек рәхәт аларга икесенә! Алар, чын дуслар, бер-берсенә барысын да сөйлиләр, бер-берсе белән сер алышкач,күңелләре бушаеп киткәндәй була иде Гүзәлнең.

Тик Маратның күңеле бушамады: аның беркем дә белмәгән сере бар иде. Аны хәтта Гузәл дә белми шул. Ул сер аңа тынлык бирми, инде җиде ел шул сер аның йөрәген тырный, әрнетә. Аның сере бик гади иде:ул Гүзәлне ярата.

Тик Марат ул серне кызның үзенә әйтмәде. Гүзәлнең йөрәк түре буш тугел шул... Аның сөйгән кешесе бар - Айзат.

Мартака Айзат инде бер күрүдән үк ошамады: кырыс характерлы, ачы йөрәкле кеше сыман тоелды ул аңа. Тик Гүзәл бу кимчелекләрне сизмәде, белергә дә теләмәде. Айзат белән ул инде күптәннән бергә.

Бу ике пар моннан биш ел элек танышканнар иде. Гүзәлнен шәфкать туташы булырга укып йөргән чагы. Айзатның инженерлык буенча уку выкытлары. Алар бер университетта укыдылар. Уку йортында беркөнне конкурс игълан иттеләр. Бу конкурсның җиңүчеләре булып, шушы егет белән кыз булды. Шуннан алар танышып та киттеләр. Бер-берләренә ярату хисе кабына башлаганын бик тиз аңладылар. Көнләшүчеләр дә бик күп булды. Тик Маратның гына инде бу көннән башлап үз эченә бикләнә баруын бер кем дә анламады...

Уку еллары күз ачып йомганчы үтеп киттеләр. Гүзәл Казанның иң яхшы больницасында шәфкать туташы булып эшли башлады. Ә Айзат үз фабрика – фирмаларын ачты, алар буенча бик күп конференцияләргә йөрде.

Гүзәл белән Айзат туй итәргә хыяллана башладылар: туй көнен дә билгеләп куйдылар. Аларның хыялларын чакыру хаты бозды. Айзатны 2 атнага Ригага җыелышка чакырдылар. Гүзәл бу җыелышның нинди икәнен белмәде дә, аңламады да. Икенче көнгә Айзат сәгать икедә самолётка утырып, Ригага очты.

Беренче биш көндә алар сәгать саен бер-берләренә шалтыратып, аралашып тордылар. Ләкин аннан соң телефон аша сөйләшүләр азайды, ахыр чиктә гомумән бетте. “Шушы булды микән мәхәббәте ?”- дип уйлады Гүзәл.

Ул бар кайгысын Маратка сөйләде. Марат шул көнне аңа үз хисләрен белдерде. Гүзәл тынып калды да:

- Юк, Марат,гафу. Ышана алмыйм. Шунын кадәр ялганнан соң ышана алмыйм, - диде дә китеп барды.

Айзатның киткәненә өч атна үтеп китте. Марат белән дә сөйләшмәгәнгә шактый көн үткән.

Беркөнне Гүзәл Бауман урамында йөргәндә, Айзатны күрә. Ул үз күзләренә үзе ышанмый: Айзат ниндидер бер кыз белән көлешә- көлешә урам буенча атлый. Бу пар Гүзәлне күреп ала. Айзат белән таныш булмаган кыз Гүзәл янына килә. Сүзне Айзат башлый:

- Нихәл, Гүзәл. Таныш бул: минем булачак хатыным- Азалия.

Гүзәл бер ни аңламый.

- Ник карап торасың. Мин бу кыз белән Ригада таныштым. Ул да шунда җыелышка барган. Мин аны яратам, ә сине яратканым да булмады. Син миңа уенчык өчен генә идең. Менә Азалия белән туй күлмәкләре карап йөрибез әле.

Гузәл дәшми, шунда ук өенә чабып кайтып китә. Ул көнне кыз бик озак Марат турында уйлый. Ахыр чиктә карага килә: Гүзәл Маратның хатыны булырга теләк белдерә. Бер атнадан Марат белән Гүзәл кызыл туйларын үткәрә. Маратның шатлыклы йөзләрен күрсәгез! Ә инде бер елдан аларның Гүзәлнеке үк кап-кара, зур күзле кызчыклары туа. Аңа Дилбәр дип исем кушалар.

“Шул көннәрдә Айзатның да улы туган икән” дигән хәбәрне Гүзәл эшендә ишетеп кайта. Аның анда кайгысы юк. Әнә,күрәсезме,аның икенче бер җимеше дөнья күрәчәк. Бу җимеше дә кыз булды. Аңа Сылу дип исем бирделәр. Бусы Мартка охшаган иде. Тик шулай да, ике кызлары да берсеннән берсе матур, чибәр,сокланып туярлык түгел!

Айзатларның бүтән балалары булмады. Күпме генә төрле шифаханәләр юлын таптасалар да, Динар – аларның бердәнбер балалары булып калды. Азалия – җилбәзәк хатын була. Айзатның аңа карата хисләре суынганнан суына. Тик нишләтсең, егет кеше атасыз үсәргә тиеш түгел шул! Шуңа күрә ул тавыш чыгармады. Кичләрен эштән кайтканда гына, нәкъ унҗиде ел элек Гүзәлгә әйткән сүзләрен искә төшерде. ”Эх, яшьлек,әй син,тиле яшьлек, -” дип уйлап кайта ул. ”Хәзерге акылым булса,мин аны бер дә ташламас идем,” - дип үз-үзенә сөйләнә... Ул үкенде, ләкин инде бар да кайтара алмаслык итеп узгәртелгән иде...

Еллар үтте, Марат белән Гүзәлнең кызлары бик тиз үсеп җиттеләр. Сылу Мәскәүгә укуын дәвам итсә, Дилбәр Казан медицина институтын сайлады. Аның белән курста бик матур бер егет укыды. Ул аңа бер күрүдә үк гашыйк булды. Динар да Дилбәргә карата битараф булмады. Алар бергә кинога йөрделәр, бергә дәрес тә әзерләделәр.

Шулай бер ел очраша торгач, Динарның әти-әнисе аның сөйгән кызы белән таныштырырга куштылар. Дилбәр бүген Динарларга кайтты. Айзатның эштән кайтып кергән вакыты. Динар:

- Әти, таныш бул, бу – Дилбәр, минем сөйгән кызым, - диде.

Айзат шаккатып калды. Ни күрсен: унсигез ел элек ташлаган, зур кара күзле, конңгырт чәчле Гүзәл бит бу! Айзат улының Дилбәр белән йөрүенә каршы килмәде. Бер атнадан инде Дилбәрнең гаиләсе белән, Динарның гаиләсе бергә туй турында бәхәсләшә башладылар.

Башта Гүзәл каршы төшкән иде, әмма үзенең Айзатка ничек кияүгә чыгасы килгән чакларын исенә төшергәч, ул уенннан кире кайтты. Гаиләләр бик тырышып туйга әзерләнде. Айзат белән Гүзәлнең яшьлек хыяллары чынга ашмаса да, алар үз балаларының хыялларын чынга ашыру өчен бик күп көч куйдылар.

Туй көне бик тиз килеп җитте. Әнә Дилбәр – чибәрләрнең чибәре, Динар аңа карап елмая. Бүген җиһанда яңа гаилә туачак. Һәркемнең йөзендә шатлык, елмаю. Айзат та инде үкенми, ә балаларының хыялын чынга ашыра алганга бик куана иде...

проголосуйте за нее
Вверх
60 пользователей проголосовало.
Проголосуйте за понравившуюся работу